Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләче урта мәктәбе командасы кышкы спартакиада җиңде
Ярышларның максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, районның көчле спортчыларын һәм командаларын ачыклау.
(Теләче, 15 март, “Татар - информ”, "Теләче", Алинә Шәмәрданова). Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, районның көчле спортчыларын һәм командаларын ачыклау максатыннан, ел саен районда кышкы спартакиада үткәрелә. Оешма-предприятие һәм авыл җирлекләре арасында үткәрелүче традицион спорт бәйрәмендә барлыгы 28 команда, 143 спортчы көч сынашты, дип яза җирле басма.
Теләчелеләр спартакида кысаларында өстәл теннисы, чаңгы ярышы, шахмат, экстремаль чаңгыда йөрү, аркан тартышу кебек ярышларда көч сынашты. Шулай ук бу юлы шорт-трек (Авт. вакытка тимераякта шуу) буенча да үзләрен сынап караучылар булды.
Ярышларда аеруча Теләче урта мәктәбе, район мәгариф бүлеге, район үзәк хастаханәсе, район газ хуҗалыгы, Иске Җөри, Алан, Кече Кибәхуҗа авыл җирлекләренең активлыгы күзгә ташланды. Ярышларның күбесе “Батыр” спорткомплексы территориясендә үткәрелде. Ә чаңгы ярышын үз итүчеләр чаңгы базасында тиешле чакрымнарны узды.

Өч яшь аралыгында үткәрелгән ярышта ир-атлар арасында Рафиль Хәкимов (Теләче урта мәктәбе), Айназ Фәтхуллин (район мәгариф бүлеге), Шәфәгать Сәүбанов (Иске Җөри), Рәсип Гатиятов (Теләче урта мәктәбе), Рөстәм Мәүләвиев (район газ хуҗалыгы), Азат Шәйхетдинов (район мәгариф бүлеге), Рәис Дәүләтшин (Иске Җөри), Җәүдәт Закировлар (Алан) призлы урыннарны яулады. Хатын-кызлар арасында Алена Шәмсиева (Иске Җөри), Ләйсән Заһидуллина (район мәгариф бүлеге), Гөлгенә Галиәхмәтова (район үзәк хастаханәсе), Гөлнара Мәүләвиева (район газ хуҗалыгы), Рәмзия Шәймәрданова (район мәдәният йорты), Илсия Алексеева (Теләче урта мәктәбе), Феодосия Давыдова (Айдар), Рәисә Газизова (Теләче урта мәктәбе), Дания Җаббароваларга (Алан) тиңнәр булмады. Спорт ярышларында иң көчлеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин тәбрикләп, җиңүчеләргә диплом, медаль һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Кубокка исә Теләче урта мәктәбе командасы лаек булды. Район мәгариф бүлеге – икенче, Иске Җөри авыл җирлеге өченче урынны яулады, диелә район басмасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз