Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Теләче укучылары район үзәк хастаханәсе белән танышты
“Ак халатлы фәрештәләр” акциясе кысаларында үткәрелүче очрашуда медиөинага кагылышлы сорауларны егетләр бирде.
(Теләче, 5 февраль “Татар–информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Ел саен республикада “Ак халатлы фәрештәләр” акциясе үткәрелеп килә. Әлеге акция кысаларында район үзәк хастаханәсендә медицина белән кызыксынучы укучылар өчен “Ачык ишекләр көне” үткәрелде. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.
Очрашу барышында район үзәк хасттаханәсенең баш табиб урынбасары Булат Кашапов укучыларны хастаханәдәге эш шартлары белән таныштырды. Хастаханә буенча экскурсия барышында ул табиб һөнәренең үзенчәлекләре, заманча медицина җиһазлар белән таныштырды.
Егетләрнең медицина өлкәсенә килергә теләкләре зур булуы аеруча куанычлы. Очрашуда күпчелек сорауларны да егетләр бирде. Рентген һәм флюорография кабинетларына кергәч, алар кайсы яктан аерыла, ни өчен 15 яшь кенә тулгач флюорография ясала? -дигән сорауларны бирде.
Казан дәүләт медицина университеты студенты Йолдыз Зөфәрова үзенең уку йорты, андагы факультетлар белән таныштырды. Тәҗрибә уртаклашу максатыннан, башка төбәкләрдә дә сәяхәттә булуын сөйләде.
Очрашу барышында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Авыл җирлегенә кайткан яшь белгечләргә бирелүче бер миллион сумлык ярдәм турында сорадылар.
Укучылар белән очрашуда катнашкан баш табиб Илсур Галиуллин үзенең ничек итеп медицина өлкәсенә килгәнен хәтердә яңартты. Ул укучыларны булачак һөнәрләрен медицина белән бәйләргә чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз