news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләче укучылары мультфильм ясарга ярдәм итә

Татарстан гасыры–3“ проекты кысаларында балалар авыл хуҗалыгы темасына багышланган рәсемнәр ясады.

Теләче укучылары мультфильм ясарга ярдәм итә
tulachi.ru/

(Теләче, 9 апрель, “Татар–информ”, "Теләче-информ", Эльмира Әхмәтҗанова). Теләче урта мәктәбенә "Татармультфильм" студиясе әгъзалары очрашуга килде. Әлеге файдалы, кызыклы чара биредә өченче тапкыр оештырыла. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

"Татармультфильм" студиясе белән дуслык күпере сузылды. Узган ел Теләче укучыларның уңышлы ясаган рәсемнәре “Татарстан гасыры-2” проектында кулланылды. 

Быел да студия хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучыларына мульфильмның ничек итеп төшерелүен, экраннарга чыкканчы озын юл үтүен, аның үзенчәлекләрен аңлатты.

Укучылар очрашу барышында ТАССР оешканга 100 ел тулу уңаеннан эшләнгән видеофильмны карады. Оештыручыларның сорауларына да төгәл, дөрес җавап биреп, тарихны яхшы белүләрен күрсәтте.

Соңыннан, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан оештырылган “Татарстан гасыры–3“ проекты кысаларында балалар авыл хуҗалыгы темасына багышланган рәсемнәр ясады. Рәсемнәрдә шаулап утырган иген кырлары, комбайннар, атлар, игенче-механизаторлар да урын алды.

Чараны оештыручы кызлар: “Иң яхшы рәсемнәр мультфильмга керәчәк, сезнең исем, фамилияләрегез тарих битләренә язылачак”, - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100