Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләче укучылары һәм өлкәннәр чаңгы ярышларында катнашты
Ярышта катнашкан һәр кеше дистанцияне яшенә карап сайлады.
(Теләче, 31 гыйнвар, “Татар-информ”, “Теләче”, Эльмира Әхмәтҗанова). Шушы көннәрдә суык булуга карамастан мәктәп укучылары һәм өлкәннәр арасында чаңгы ярышлары узды.
7 – 8 сыйныф укучылары арасында Олы Мәтәскә урта мәктәбеннән Илһам Камалиевка, кызлар арасында исә, Иске Җөри урта мәктәбеннән Айзилә Дәүләтшинага тиңнәр булмады.
Ярышларда муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин да катнашты, башка җитәкчеләр дә читтә калмады. Ир–ат җитәкчеләр арасында беренче урынга Теләче урта мәктәбе директоры Раил Нәҗипов, район Советыннан Рафаэль Яруллин, халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгеннән Нияз Мортазиннар икенче һәм өченче урыннарны бүлеште. Бәйге барышында, күпләр финиш сызыгына бик тиз килеп җитте. Җиңүчеләр хөрмәтләү һәм бүләкләргә лаек булды.
18 – 40 яшьлек хатын – кызлар арасында дистанцияне беренче булып “ОЛИМП” яшьләр үзәгеннән Айгөл Имамиева узды. Иске Җөри урта мәктәбеннән Наилә Бәдриева, Теләче урта урта мәктәбеннән Зөлфия Салиховалар да сынатмады. Иң җитез чаңгычылар булып танылды.

Егетләр арасында Иске Җөри авылы җирлегеннән Шәфәгать Сәүбәнов беренчелекне бирмәде. Теләче урта мәктәбе укытучысы Рафил Хәкимов икенче урынга, Теләче авыл җирлегеннән Фердинат Шәмсиев өченче урынга лаек булды.
40 яшьтән соң катнашучылар арасында пьедесталның иң югары баскычында район газ хуҗалыгыннан Гөлнара Мәүләвиева, Теләче авыл җирлегеннән Әнәс Бәшәров урын алды.
Ярышта катнашкан һәр кеше дистанцияне яшенә карап сайлады. Шунлыктан җиңүчеләр исемлеге дә шактый. 40 яшьтән югары хатын – кызлар арасында икенче урында Айдар авыл җирлегеннән Феодосия Давыдова, өченче урында район мәдәният бүлегеннән Рәмзия Шәймәрдәнова.
40 яшьтән югары ир – атлар арасында район газ хуҗалыгыннан Илсур Галимов икенче урынны яулаган һәм Теләче урта мәктәбеннән Рәсип Гатиятов өченче урынга чыккан. Алар район күләмендә узучы спорт ярышларының һәрчак җиңүгә ирешүчеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз