news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләче укучылары чаңгы ярышларында катнашты

Ярышта районның 13 мәктәбеннән 108 укучы катнашты.

(Теләче, 23 гыйнварь, “Татар - информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Теләче чаңгы базасында республика укучылары спартакиадасының район этабы узды. Чаңгы ярышында 2002 -2003 һәм 2004 -2005 нче елларда туган кызлар, егетләр катнашты, дип яза җирле басма.

Көннең чагыштырмача салкын булуына да карамастан, ярышта районның 13 мәктәбеннән 108 укучы катнашты. Бәйге барышында егетләр, кызлар яшьләренә карап чакрым ярым, ике һәм өчәр чакрым арада көч сынашты. Ярышны оештыручылар яшь спортчыларны 10 секундлык интервал белән җибәреп тордылар диелә район хәбәрендә.
Шәхси беренчелектә призлы урыннарны яулаучыларга Мактау кәгазьләре, медальләр тапшырылды. Команда беренчелегендә җиңүгә ирешкән Шәтке, Олы Мәтәскә урта һәм Сауш төп мәктәпләренә Мактау грамоталары тапшырдылар. Бәйгедә җиңү яулаган укучылар 27 - 28 гыйнвар көннәрендә Лениногорск шәһәрендә узачак республика бәйгесендә районыбыз данын яклап чыгыш ясаячаклар диелә район басмасында.


 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100