Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләче Туган якны йөрәнү музенда район тарихчыларның берләшмәсе оешты
Мәгъсүм Шәрәфиев Теләче районыннан узган әби патша юлы буенча эзләнүләр башлап җибәргән.
(Теләче, 28 апрель, “Татар–информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Теләче Туган якны йөрәнү музенда район тарихчыларның берләшмәсе оешты. Тарих белән кызыксынучы райондашларыбыз түгәрәк өстәл артында район тарихы темасына сөйләшүләр алып бара диелгән район хәбәрендә.
“Нырсуар, Нырсы җире – шанлы изгеләр иле” дип исемләнгән китап авторы Нурания Гыйльметдинова күптән түгел икенче Бөтенроссия татар авылларын һәм төбәкләрендәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыенында катнашып кайтты. Очрашуда ул үзенең күргәннәрен, әлеге җыенга карата фикер, уйларын җиткерде.”Тарихны бер кеше генә җыя алмый, төбәкләрдән җыелган тарих белән генә нәрсәдер эшләү мөмкин. Үткәнебезне онытмасак, авыллар югалмый, татар миләтен саклап калачакбыз. Район тарихчылар берләшмәсен теркәргә тәкъдим итәм. Тарихи китаплар эшләү байтак финнас таләп итә, бәлки моның буенча да алга таба ярдәм булыр. Районыбызга, төбәгебезгә битараф булмаган эшмәкәрләр аз түгел. Берләшик, төбәгебез тарихын бергә өйрәник, филолог буларак, тарихи язмалар, катаплар әзерләгәндә сезгә ярдәм итәргә әзермен”, - диде тынгысыз Нурания ханым.
Очрашуда катнашкан Мәгъсүм Шәрәфиев Теләче районыннан узган әби патша юлы буенча эзләнүләр башлап җибәргән. Очрашуда катнашучыларда аның Караширмә авылы тарихы буенча эзләнүләре, тапкан табылдыклар зур кызыксыну уятты. Төбәк тарихы дип янып йөрүчеләрнең һәрберсе очрашу барышында үзләренең уй- фикерләре белән уртаклашты, бер–берсенә киңәшләрен бирде. Киңәшле эш таркалмас дигәндәй, район тарихчылары берләшеп тотынганда, төбәгебез тарихы языла башлар дигән өмет бар кертеләчәк, диелә район басмасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз