news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләче сыр-май комбинаты эшли башлады

Бүген Теләче сыр-май комбинатында 50 тонна сөт эшкәртелә.

Теләче сыр-май комбинаты эшли башлады

(Теләче, 26 июль, “Татар –информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Бер елдан артык дәвам иткән капиталь ремонттан соң Теләче сыр-май комбинаты кабат үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде. Май башында тәүге килограммнарда май һәм сыр ризыклары эшләнде һәм сатуга чыгарылды.

Бүген Теләче сыр-май комбинатында 50 тонна сөт эшкәртелә. Сыр ризыклары өлгереп җитсен өчен, сатуга чыгарылганчы 60 көнгә саклауга куела.

Технолог Гүзәл Кузьмина әйтүенчә, май аенда бу күрсәткеч 29 тонна гына булган. Алга таба эшкәрелә торган сөт күләмен арттырырга, ахыр чиктә 200 тоннага җиткерергә ниятлиләр. Шулай ук коры сөт ясау цехы да комбинатның перспектив эш планына кертелгән.

"Сыр ясау өчен бик яхшы сыйфатлы сөт кирәк. Безнең таләпләргә җавап бирми торган сөт китерелсә, кире борып җибәрәбез. Сөтнең сыйфатын бәяләү өчен комбинатта заманча лаборатория булдырылды. Безнең комбинатта сырның “Голландский”, “Российский”, “Костромской”, “Пошехонский” кебек төрләре җитештерелә һәм сатуга чыгарыла", - дип сөйләде технолог.

"Яңа төрле технология белән сырның безнең төбәктә әлегәчә булмаган “Легкий” дип исемләнгән диетик сортын эшли башладык. Тиздән ул төр дә сатуга чыгарылачак. Биредә майның исә бер генә төре, ул да булса “Крестьянское” дип аталганы җитештерелә. Аны сатуга кечкенә контейнерларга да, 20 килограммлы тартмаларга да салып чыгарабыз. Җитештерелгән һәр килограмм продукция сатылып бара, киштәдә бозылып ятмый, - диде Гүзәл Кузьмина.

Әнә шундый шартларда эшләгәндә Теләче мае һәм сырының элеккеге даны кайтыр дигән тулы ышаныч бар. Биредә җитештерелгән продукциянең тиз арада сатылып баруы шуңа бер адым дип аңлашыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100