news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче спортчылары Сочи шәһәрендә кул көрәше буенча Россия чемпионатында катнашты

Тиләҗе авылыннан Ришат Зәйнетдинов әлеге уңышлары белән Европа чемпионатында һәм Дөнья чемпионатында катнашу хокукы алды.

Теләче спортчылары Сочи шәһәрендә кул көрәше буенча Россия чемпионатында катнашты
tulachi.ru/

(Теләче, 5 февраль “Татар–информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). 31 гыйнвар – 4 февраль көннәрендә Сочи шәһәрендә терәк-хәрәкәт аппараты имгәнгән спортсменнар арасында кул көрәше буенча Россия чемпионаты узды. Тренер-укытучы Айрат Кыямов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы командасы составында районнан да 3 спортчы әлеге ярышларда катнашты. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Тиләҗе авылыннан Ришат Зәйнетдинов яшүсмерләр арасында беренче урынга, ир-егетлэр арасында өченче урынга лаек булды. Әлеге уңышлары белән ул май аенда Грециядә узачак Европа чемпионатында һәм сентябрь аенда узачак Дөнья чемпионатында катнашу хокукын алды.

Иске Җөри авылыннан Илфат Имамиев дүртенче урында, Шәткедән Инсаф Габдуллин алтынчы урынны яулады. Әлеге спортчыларга һәм тренер-укытучылары Айрат Кыямовка алдагы ярышларда да зур уңышлар теләп калабыз, дип хәбәр итә район басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot