news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләче сәнәгать паркында җаваплылыгы чикләнгән “Кряж” ширкәте уңышы эшли

Завод идарәчесе Альберт Кәримов белдергәнчә, биш ел дәвамында республика буенча һәм чит төбәкләрдән заводка барлыгы 6600 тонна көпчәк җыелган.

(Теләче, 9 декабрь, “Татар - информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов).  Быел Теләче сәнәгать паркында эшләп килүче җаваплылыгы чикләнгән “Кряж” ширкәтенең оешып эшли башлавына биш ел булды. Куллануда булган резина көпчәкләрне эшкәртеп, аларга икенчел тормыш бирүче “Кряж” ширкәте Теләче сәнәгать паркында ачылып эшләп киткән резидентларның иң беренчесе булды. Кулланышта булган яки заводтан брак чыккан тәгәрмәчләрдән икенчел чимал ясау, беренчедән, акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирсә, икенчедән, көнкүреш калдыкларын юкка чыгару экологик яктан да файдалы. Әлеге технологияне эшкә җигү отышлы, хәйран гына суммадагы акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирә. Хәзер энергия ресурсларынннан сакчыл файдалану турында алга карап эш иткән һәр җитәкче кайгырта. Шәхси эшмәкәр Марат Нуриәхмәтов җитәкләгән “Кряж” ширкәте Теләче сәнәгать паркында эшләп килүче иң тотрыклы резидентларның берсе булып кала бирә. Ул тантаналы шартларда ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында 2012 елның 1 сентябрендә ачылган иде. Шәхси эшмәкәр Марат Нуриәхмәтов завод бинасын үз “мая”сына салса, җиһаз алганда ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан бирелгән 50% күләмендә дәүләт ярдәмен файдалана, диелә район хәбәрендә.

Завод идарәчесе Альберт Кәримов белдергәнчә, биш ел дәвамында республика буенча һәм чит төбәкләрдән заводка барлыгы 6600 тонна көпчәк җыелган. Бу берүк вакытта чимал да, шул ук вакытта калдык та . Шушы чорда җәмгысе 4500 тонна резина эшкәртелгән. Шунысы сөенечле, төрдәш заводларның бер айлык кына чималы булганда, безнекеләрнең бүген бер елга җитәрлек. Тәгәрмәчне тураклаганда 65-70 икенчел чимал - туракланган резина, 20% тимерчыбык һәм 18-20% мамык (текстильный корд) чыга. Тимерчыбыкны металлаломга тапшырсалар, соңгысын, ягу чималы итеп,нефтьчеләр бик теләп сатып ала икән. Завод эшчеләре ай саен 100 тоннага якын резин тәгәрмәч эшкәртә.

Яңа елга кадәр икенче линияне эшкә җигәчәкләр. Бүген икенче бинаны төзү, җиһазларны монтажлау эше төгәлләнеп килә. Җәй көне 6 миллион сумга яңа резин тураклау машинасы сатып алганнар. Шунысы игътибарга лаек, монтажлау вакытында резина тураклау машинасына яңа инновацион үзгәрешләр, рационализаторлык элементлары да кертергә өлгергәннәр. Өч-дүр ел элек республикада шундый 8 төрдәш завод булган. Хәзер исә дүртесе генә эшли. Шуларның лицензиягә ия булганы берәү генә, ул да булса “Кряж” ширкәте. Әлеге документ аларга кулланышта булган тәгәрмәчләрне ташырга да (тәгәрмәчләр 4 разрядлы, ягъни тиз янып китүчән йөк булып санала), сакларга да һәм эшкәртергә дә хокук бирә. Заводка резина көпчәк ташуда 75 яшьлек хезмәт хезмәт ветераны Таһирҗан Нуриәхмәтов зур өлгерлек күрсәтә. Әлеге заводка җәмгысе 42 миллион сумлык инвестиция кертелгән.

Бүген заводта 10 кеше эшли. Шуның 70 проценты даими эшләүчеләр. Эш ике сменада оештырылган. 2018 елның язында тәүлек буе эшләүгә күчү планлаштырыла. Эшчеләр Айдар Гыйльфанов, Алмаз Гаялиев, Фәрит Шингарев һәм Ришат Мөбәрәковлар әлеге коллективның хезмәт алдынгылары булып саналалар. Ширкәт җитәчелеге авыр чакта аларга һәм үз эшләренең осталары булган бригадирларга - Ренат Әхмәтов белән Илсур Хәмидуллинннарга таяна.Биредә эшләр өчен уңай эш шартлары тудырылган. Эшчеләр аерым бүлмәгә кереп төшке ашны ашый, ял итә ала, эш сменасы тәмамлангач, душта юынып чыга ала. Хезмәт хаклары вакытында бирелә. Эшчеләрнең уртача хезмәт хакы 20-22 мең сум тәшкил итә. “Кряж” ширкәте ир-егетләре районның иҗтимагый тормышында актив катнашып киләләр, төрле конкурсларда җиңү яулыйлар.

Мәсәлән, алар узган биш ел эчендә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы үткәрә торган “Эколидер” бәйгесендә ике тапкыр өченче урынга лаек булдылар. Эшләүче яшьләр арасындагы “Безнең заман - Наше время” республикакүләм сәнгать бәйгесендә “Визитка-презентация”, “Фотокросс”, “Хореография”, “Экспресс-газета” номинацияләрендә җиңүче булдылар, диелә район басмасында.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100