news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләче Россия күләмендә үткәрелә торган хәрби-патриотик акциягә кушылды

Чарада батырлар җирләнгән туганнар каберлегенә кызыл канәфер чәчәкләре салдылар.

Теләче Россия күләмендә үткәрелә торган хәрби-патриотик акциягә кушылды

(Теләче, 27 июнь, “Татар-информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче авылы “Горсть памяти” дип исемләнгән Россия күләмендә хәрби-патриотик акциягә кушылды. Әлеге чара Бөек Ватан сугышы елларында сугышчан бирем үтәгән чакта район биләмәсендә һәлак булган очучылар истәлегенә куелган обелиск янәшәсендә (туганнар каберлегендә) узды.

Теләче районыннан Бөек Ватан сугышында 4457 кеше катнашкан.  Сугышта 3046 кеше һәлак булган. Бу батырларның, шул исәптән Теләче зиратына җирләнгән очучыларның исемнәре халкыбыз күңелендә чыдамлык, Ватанга мәхәббәт һәм тугрылык символы булып яңгырый.

Чарада аларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм алар җирләнгән туганнар каберлегенә кызыл канәфер чәчәкләре салдылар.

Акция вакытында әлеге батырлар җирләнгән каберлектән туфрак алып, нәни капчыкка салдылар. Ул Мәскәүгә җибәреләчәк һәм башка туганнар каберлегеннән алынганнары белән берлектә шунда сакланачак, электрон исәпкә кертеләчәк. Бу эшне Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссариаты хезмәткәрләре башкарачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100