Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләче редакциясе “Без онытмыйча яшибез” дип исемләнгән бәйгегә нәтиҗә ясады
Бәйгегә нәтиҗә ясалып, җиңүчеләр “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәгенә кунакта чакырылды.
(Теләче, 6 июль, “Татар –информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Апрель аенда “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге 9 Май - Бөек Җиңүнең 73 еллыгы тантаналары алдыннан “Без онытмыйча яшибез” дип исемләнгән язмалар бәйгесе игълан иткән иде. Әлеге бәйгегә нәтиҗә ясалды, дип яза җирле басма.
Күбрәк мәктәп укучылары гына катнашкан иҗадый ярышта җиңүчеләрне “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге директоры Ленар Хуҗин белән районның ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Рәис Нуртдинов котлады. Шунысы игътибарга лаек, әлеге оешма бәйгенең химаячысы да иде.
Бәйгедә җиңүчеләр түбәндәгеләр. Башлангыч сыйныф укучылары арасында: беренче урында - Ралинә Сафина, Олы Мишә урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы, икнче урында - Әдилә Сафина, Тиләҗе башлангыч мәктәбе укучысы, Азалия Хисмәтуллина. Иске Җөри урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы, өченче урында - Инсаф Зәйнетдинов, Орымширмә башлангыч мәктәбенең 1 сыйныф укучысы 1әм Мөхәммәт Бәдриев, Иске Җөри урта мәктәбенең 1 сыйныф укучысы.
Бишенче һәм тугызычы сыйныфлар арасында: беренче урындә - Айзилә Хәкимова, Олы Мишә урта мәктәбеең 8 сыйныф укучысы, икенче урында - Алмаз Мәхмүтов, Сауш төп мәктәбенең 7 сыйныф укучысы, өченче урында - Таңчулпан Гыйләҗева, Баландыш төп мәктәбеең 5 сыйныф укучысы, Резеда Йосыпова, Баландыш төп мәктәбенең 9 сыйныф укучысы. Шигырь язу осталыгы буенча беренче урынны Иске Җөри урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Таңсылу Вахитова яулады. Сауш төп мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Галия Садриева икенче урынга лаек булды. Әлкәннәребез арасында үткәрелгән бәйгедә беренчелеккә Кече Мирәтәк авылында яшәүче шигъри җанлы дустыбыз Фәүзия апа Якупова чыкты. Икенче урынга Максабаш башлангыч мәктәбе укытучысы Әлфия Газетдинова ия булды.
Яшь иҗатчылар арасында, чыннан да тирән фикерле, фикерләрен эзлекле рәвештә кәгазь битенә төшерә алучылар да юк түгел. Аларның язмаларын укыганда күңел кабат сугыш елларына, сугыштан соңгы авыр чорларга әйләнеп кайтты. Үземне гүя тетрәндергеч китап укыган, кинофильм караган кебек хис иттем. Язмаларда кеше язмышлары - әби-бабаларыбызның үткәне, бүгенгесе сурәтләнә. Укучыларның әби-бабалары сөйләгәннәрне игътибар белән тыңлап, күңелләре аша үткәреп, шуны образлы итеп кәгазьгә төшерүләре бик тә сөенечле күренеш. Димәк, әби-бабаларыбыз узган аяусыз сугыш еллары, аларның сугышта, тылда күрсәткән батырлыклары әкренләп булса да, яшь буын күңеленә күчә бара. Бу очракта аларның зур горурлык белән “Без онытмыйча яшибез” дип әйтергә тулысынча хаклары бар. Фәүзия апа Якупова әйтүенчә, аларга Ходайдан змы-күпме фикерләү, язу, сөйләү сәләте бирелгән икә, алар сугыш фаҗигасын башкаларга җиткерергә бурычлы.
Инде берничә ел рәттән үткәрелүче “Без онытмыйча яшибез” бәйгесе быел да кызыклы һәм оешкан төстә үтте. Иҗат бәйгесе быел да кызыклы һәм оешкан төстә узды. Иске Җөри, Олы Мишә урта мәктәпләре, Сауш, Баландыш төп мәктәбе, Тиләҗе, Орымширмә башлангыч мәктәпләре актив катнашты. Кызганыч, элек-электән иҗади бәйгеләрдә актив катнашып килүче Алан, Олы Мәтәскә, Югары Кибәхуҗа, Олы Нырсы, Үзәк урта мәктәпләренең, Әбде төп мәктәбе укучыларының эшләре килмәде. Ә без елдагыча бик көткән идек. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, “Алтын каләм” бәйгесендә катнашучыларның да саны алдагы еллар белән чагыштырганда юк дәрәҗәсендә булды. Шуңа да карамастан без оптимистик рухта калып: яшь хәбәрчеләребезгә: “Нинди генә каршылыклар булмасын, җҗатыгызны ташламагыз, каләмегез тутыкмасын!” - дигән теләкләребезе җиткерәбез. Соруларыгыз булса, шалтыратыгыз, языгыз. Без аларны бергәләп чишәрбез.
“Без онытмыйча яшибез”, “Алтын каләм” бәйгесендә генә түгел, безнең белән даими элемтәдә торучыларыбыз да бар. Мәктәпләрдән килгән язмаларның барысы да газетада урын алып бетермәскә дә мөмкин. Моның өчен безнең сайтыбыз эшләп килә килә. Хәбәрчеләребездән килгән язмалары рәхәтләнеп шунда да урнаштырырга мөмкин.. Кыскасы, фикере, әйтер сүзләре булган яшь каләм ияләрен иҗатта кайнарга чакырып калабыз. Укытучы-остазларыбыз игъланнарга, бәйге шартларына игътибарлырак булсыннар иде. Интернет шаукымы гына балалар күңелендәге язу теләген, иҗат дәртен, нечкә-хис тойгыларны берничек тә юкка чыгарырга тиеш түгел. Редакция хезмәткәрләре бәйгедә актив катнашкан һәр укучыга һәм аларның җитәкчеләренә ихлас рәхмәтен җиткерә. Киләчәктә үткәрелгән бәйгеләрдә дә актив катнашыйк диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз