news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районының Үзәк урта мәктәбе бинасында "Бердәм Россия" партиясе эчендәге сайлау узды

Партия эчендәге сайлауда теләге булган һәркем катнаша алды.

(Теләче, 1 июль, "Татар-информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов).  Быел сентябрь аенда җирле округларга депутат сайлаулары көтелә. Безнең районда ул ике җирлектә Үзәк һәм Кече Кибәхуҗа округларында узачак. “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Үзәк башлангыч бүлеге әлеге вазифага кандидатларны алдан тавыш бирү юлы белән сайлаячак дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

Үзәк урта мәктәбе бинасында узган  "Бердәм Россия" партиясе эчендәге сайлауда теләге булган һәркем катнаша алды. Алдан сайлау лаеклы кандидатлар сайлансын өчен үткәрелә. Бу көнне партия эчендәге сайлауда авыл фельдшеры Шигаева Светлана Сергеевна белән шәхси эшмәкәр Ильяс Нотфулла улы Ибраһимов сайланды. Ябык тавыш бирү юлы белән узган сайлауда Ильяс Нотфулла улы Ибраһимов күбрәк тавыш җыеп, җирле округка депутатлыкка кандидат итеп тәкъдим ителде, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot