Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләче районының Яңа Җөри авылында юл сала башладылар
Ул күтәртелгән дамбага вак таш түшәлгән юлга ия булачак.
(Теләче, 25 июль, “Татар–информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче районының Яңа Җөри (Карачтау) авылында юл сала башладылар. Ул күтәртелгән дамбага вак таш түшәлгән юлга ия булачак. Бу эшне подрядчы сыйфатында Казан шәһәреннән килгән, җаваплылыгы чикләнгән “Авентел” ширкәте юл төзүчеләре башкара. Төзелеш эшләренең заказчысы - Главтатдортранс” оешмасы. Ике эл элек ясалган проект нигезендә төзүчеләр 21 июньдә эш башлап җибәргәннәр, диелә район басмасында.
- Ара-тирә яуган яңгырлар эшкә тоткарлык ясап алды-алуын. Тулаем алганда, графикка сыешып эшлибез. Төзелеш эшләрен сентябрь азагында төгәлләргә ниятлибез, - дип юл төзү эшләре белән таныштырды мине участок прорабы Александр Кириллов.
Әлеге участокта юл катоклау остасы Антон, эксковаторчы Тәлгать, бульдозерчы Юрий, “КамАЗ” шоферлары Алмаз белән Айдар хезмәт куя. Алар Казан - Шәмәрдән юлыннан Яңа Җөри авылына таба булган ике чакрым юлга грунт түшәп, күтәртеп киләләр. Юлның биеклеге 30ар сантиметрлы бишкатлы грунт өлешеннән гыйбарәт булачак. Вак таш юл өслегенә 30% авышлык белән түшәләчәк. Бу яңгыр, кар сулары кырыйга агып төшсен өчен шулай эшләнә. Үзәнле урыннарга кюветлар монтажлау да карала, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз