news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләче районының туган көненә багышлап көзге ярминкә оештырылды

Ярминкәне авылларыбызда мәдәният учакларында эшләп килүче фольклор ансамбльләрнең чыгышы бизәде.

(Теләче, 25 ноябрь, “Татар - информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче районының туган көненә багышлап үзәк урамда көзге ярминкә оештырылды. Теләчелеләр тарафыннан һәрвакыт түземсезләнеп көтеп алына. Тансык ярминкә. Биредә авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шәхси хуҗалыклар, күрше районнардан килгән сәүдәгәрләр авыл хуҗалыгы продукциясе, халык хуҗалыгы товарлары белән сәүдә итте, дип яза җирле басма.

Ярминкәгә килүчеләр яңа сауган сөтне, яңа суйган терлек итен бик теләп сатып алды. Моннан тыш, балык продукциясенә, сыер маена да ихтыяҗ зур булды.Теләчелеләр авыл җирлекләре алып килгән төрле кайнатмалар, тозлыклар яныннан да битараф узмадылар. “Кыш корсагы озын, азык төрләндерергә ярап куя әле” – дип бакча җимешләреннән хуҗабикәләр хәзерләгән әлеге ризыкларны алырга ашыктылар.

Шулай ук ярминкәгә килгән җирдән табада кызган коймак белән чәй эчеп тә китәргә мөмкин иде. Мәтәскәлеләр белән ямбулатлылар иренеп тормаганнар: барча халыкны шаккатырып Теләченең үзәк урамында кирпечтән мич чыгарып, шунда утын ягып, табада коймак пешерергә дә өлгерделәр. Ярминкәне авылларыбызда мәдәният учакларында эшләп килүче фольклор ансамбльләрнең чыгышы бизәде.

Бу көнне мөгезле эре терлек асраучылар, кош-корт тотучылар ярминкәгә килеп, юнь бәягә ашлык, печән, салам сатып ала алды. Кыскасы, җаның ни тели ярминкәдә шул бар иде, диелә район басмасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100