Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләче районының Тиләҗедәге “хоккей бәйрәме” ярышларында боз хуҗалары җиңде
Тиләҗе командасы ярышларда яулаган “премияләрен” җыйнап барып, команданы хоккей кирәк-яраклары белән тәэмин итәргә тырышалар.
(Теләче, 28 февраль, “Татар - информ”, "Теләче", Алинә Шәмәрданова). Теләче районының Олы Тиләҗе авылындагы хоккей турнирын уенчылар гына түгел, авыл халкы да зур бәйрәм көткән кебек көтеп ала. Шулай булмый ни, спорт сөючеләрнең, уеннарны тамаша кылырга килүчеләрнең һәркайсы бу көнне казанда пешкән пылау, самавыр чәе, кайнар коймак белән сыйлана. “Хоккей бәйрәме”ндә дә олысы-кечесе әлеге сый-нигъмәттән авыз итте, диелә район хәбәрендә.
Авыл яшьләре әлеге бәйрәмне үткәрүгә бөтен күңелләрен биреп йөри. Аларның тырышып йөрүләре безнең күз алдында. “Нульдән” күтәрелгән команда дип әйтелгән сүзләр тикмәгә генә түгел. Ярышларда яулаган “премияләрен” җыйнап барып, команданы хоккей кирәк-яраклары белән тәэмин итәргә тырышалар. Үз акчаларына киемнәр тектерделәр. Узган ел үз көчләре белән менә дигән ял итү урыны – пиче булган беседка эшләп куйдылар. Андый өмәләрдә дә бердәм алар. Моның шулай икәнлеген ярышларның ачылыш тантанасында катнашкан Теләче муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин да ассызыклады:
-Кечкенә генә авылда яшьләрнең берләшеп, боз катырып, кар көрәп хоккей уйнаулары авылның бердәмлеген, ныклыгын да күрсәтә. Димәк, авылның киләчәге бар дигән сүз. Сез киләчәк буынга үрнәк булырга тиеш. Җөри җирлегендә ике хоккей командасы булуы да уникаль күренеш. Тиләҗеләр һәрвакыт җиңүгә омтылып яши, - диде ул.
Дүрт команда үзара көч сынашкан ярыш көне буена сузылды. Боз хуҗалары быел беренче урынны яулады. Икенче урында Тиләҗенең икенче командасы калды. Өченче һәм дүртенче урыннарны Алан һәм Кибәхуҗа командалары яулады. Командаларның һәркайсына акчалата премияләр тапшырды. Хоккейчы егетләр әлеге ярышны үткәрүдә ярдәм иткән иганәчеләр Данис Рәхимов, Айрат Хәйруллин, Фәрхәт Сәүбанов, Раил Мараков, Хәким Хәдиуллин, Ришат Зәйнетдиновларга һәм ярышны оештыруда булышканнарның барысына да рәхмәтлет диелә район басмасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз