news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районының Тәмте авылында Казанский бәйрәме быел да зурлап үткәрелде

Бәйрәмгә җыелган халык төрле ярышларда үзләрен сынады, ә көрәш яратучылар таң аткач кына таралышты.

(Теләче, 24 июль, “Татар–информ”, "Теләче", Алинә Шәмәрданова). Казанда Изге Мария иконасы табылган көнне керәшеннәр ел саен зурлап бәйрәм итә. Тәмте авылында үткәрелүче Казанский бәйрәме шул хакта сөйли, дип яза җирле басма. 

Шушы авыл тумасы Николай Иванов һәм аның бертуганнары, авылдашлар, иганәчеләр тырышлыгы белән оештырылучы быелгы бәйрәм дә зур авыл Сабантуйларын хәтерләтте. Әллә атна ахыры да булганга, рәт-рәт булып тезелеп киткән машиналарның, мәйдан, сәхнә, кибет тирәли җыелган халыкның саны бу юлы да исәпсез иде

Берничә ел элек Олы Нырсы – Карабаян – Тәмте маршруты буенча юл төзелде. Әлеге юл тәмтелеләр өчен генә түгел, бәйрәмгә килүче халык өчен дә файдалы булды. Авылда яңа йортлар калкып чыгуда да юл керүнең роле әйтеп бетергесез. Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты, Казанский бәйрәмен күп еллар алып баручы Олег Фазылҗанов та моңа ихластан куануын яшермәде. – Бер елны бәйрәмгә килгәч, Теләче районы башлыгы Илдус Зариповтан Тәмте халкы юл сораган иде. Шөкер, ул сүзендә торды. Бүген мин шушында яшәүче халык өчен сөенәм. Йортлар да төзелә башлады, - диде ул. – Ә Казанский бәйрәменә килгәндә, ул елдан-ел көчәя. Мин аның бервакытта да бетмәячәгенә ышанам. Чөнки булсын дип оештырып йөрүчеләре бар. Халык та бирегә яратып килә. Ә андый кешедән килгән энергия дә бөтенләй башка. Рәхәтләнеп күңел ача, ял итә торган бәйрәм бу, - дип, уй-фикерләре белән уртаклашты кала артисты. Юбилее уңаеннан аңа Тәмте авылы халкының Рәхмәт хаты да тапшырылды.

Казанский җыены, гадәттәгечә, фольклор-ансамбльләрнең “Түгәрәк уен”ы белән башланып китте. “Нардуган” (Субаш), “Айбагыр” (Казан) ансамбльләре солистлары керәшен җырларын сузды. Ә аннан бәйрәмгә килүчеләр экстремаль чаңгыда йөрү, чиләк-көянтә белән су ташу, күз бәйләп капчык сугышы, ласта киеп йөгерү кебек ярышларда үзләрен сынады. Урта буын вәкилләре җырчылар Гөлнара Тимерҗанова, Ринат Рәхмәтуллин, Ришат Фазлиәхмәтов, “Бәрмәнчек”ансамбле солисты Александр Игнатьев һәм башкаларның матур җырларын тыңласа, яшьләр үзләре өчен оештырылган аерым дискотекада рәхәтләнеп күңел ачты. Көрәш яратучылар исә, гадәттәгечә, таң аткач кына таралышты. “Чистага салып көрәшү” принцибыннан үткәрелүче бу спорт төрендә баш батыр булып Олы Мишә егете Рамил Мөхәммәтов танылды. Аның авылдашы, шулай ук Олы Мишәдән килгән көрәшче Ранис Галимуллин югары үлчәү авырлыгында җиңү яулады, - дип хәбәр ителә район газетасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot