news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләче районының Шәтке мәктәбенә яңа автобус тапшырылды

Яңа автобус 22 урынга исәпләнгән, куркынычсызлык каешлары, шоферга сигнал тапшыру кнопкасы урнаштырылган.

Теләче районының Шәтке мәктәбенә яңа автобус тапшырылды
tulachi.ru

(Теләче, 19 апрель, “Татар–информ”, "Теләче", Ләйсән Әхмәтҗанова). Теләче районы Шәтке урта мәктәбенә тантаналы шартларда яңа автобус ачкычы тапшырылды. Ачкычны сигез ел шофер булып эшләүче Илдус Шәрипов кабул итеп алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Нурмөхәмәтов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова һәм Шәтке урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Александр Ибушев катнашып изге теләкләрен җиткерде.

Яңа автобус 22 урынга исәпләнгән, куркынычсызлык каешлары, шоферга сигнал тапшыру кнопкасы урнаштырылган.

“Илдус Шәрипов 8 ел буе иске автобуста йөрде, юл йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлмәде. Шуңа аңа яңа автобус бирелде. Хәвеф-хәтәрсез йөрергә язсын”,- диде "Хуҗалык эксплуатация конторасы" муниципаль бюджет учреждениесенең инженер-механигы Газинур Закиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100