Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләче районының Олы Нырсы авылында яңа мәчет төзелә башлады
Аллаһ йортын авыл халкы үз көче белән төзи.
(Теләче, 8 июнь, "Татар-информ", "Теләче", Алинә Шәмарданова). Соңгы елларда Олы Нырсы авылында барлык уңайлыклары булган яңа мәдәният йорты төзелүе, урта мәктәпкә капиталь ремонт ясалуы авыл халкы өчен зур сөенеч булды. Бүген болар өстенә өр-яңа мәчет төзелеп килә. Беренчеләре республика программасы нигезендә сафка бастырылса, өч катлы Аллаһ йортын авыл халкы үз көченә төзи, дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.
Дөрес, моңарчы халыкка хезмәт итеп килгән мәчет тә әле яраксыз хәлдә түгел. Анысын мәдрәсә итеп кулланырга планлаштыралар. Ә янәшәсендә генә сафка бастырылучы мәчет 2015 елда төзелә башлый. Аның буе 14, иңе 8 метр. Манарасы да куелгач, әлеге мәһабәт бина әллә каян балкып торачак. Аеның гына да биеклеге ике метрдан артып китә. Олы Нырсы авылы имамы Мансур хәзрәт Хитмәтов әйтүенчә, андый ай башкалабызның Кол Шәриф мәчетенә куелган. – Мөәзин Фәнис Хәйретдинов белән киңәшләштек тә, заманча, барлык уңайлыклары булган яңа мәчет салырга булдык. Әлбәттә, бик зур эш. Аллага шөкер, иңде күп эшләр эшләнде, - дип куана авыл имамы. Бүген мәчетнең стеналары өелеп, түбәсе ябылган, тәрәзәләр куелган. Шунысы игътибарга лаек: нигезеннән алып түбәсенә кадәр бар эшне өмә ясап башкарганнар. Осталар килеп эшләмәгән, нырсылылар үзләре әлеге саваплы эшкә алынган. Алар өчен хатын-кызлар ярдәме белән аш-су әзерләнгән, ә эшләгән өчен акча түләнмәгән. – Бу мәчет Коръән ашларыннан, мәет озатудан кергән сәдакаларга һәм мәрхәмәтле кешеләр биргән акча хисабына төзелде. Битараф булганнар белән беррәттән, шөкер, янәшәбездә изге күңелле кешеләр дә бар, - дип, Мансур хәзрәт мәчет төзелешендә катнашучыларга рәхмәтле булуын да әйтеп узды. Әле эшлисе эшләр хайран. Эчтәге эшләрне тәмамлау өчен дә күп ярдәм кирәк. Ут тоташтырасы, җылыту системасы урнаштырасы, ишекләр куясы (11 ишек), обойлыйсы бар.
Бу изге эш хакында әле күпләр хәбәрдар да түгелдер. Олы Нырсы авылыннан чыккан күренекле шәхесләр, җитәкче урыннарда эшләүчеләр, читтә яшәүче авылдашлар да, бәлки, Аллаһ йортын төзүдә үзләреннән күпме дә булса өлеш кертер. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең хәдисләрендә дә әйтә: «Берәү мәчеткә бер палас (җәймә) җәйсә, ул кеше өчен җитмеш мең фәрештә истигъфар кыла», «Кем мәчеттән бер кечкенә таш кисәген чыгарса, Аллаһы Тәгалә ул кешенең нәфесеннән зур гөнаһасын чыгарадыр». Хәзер бигрәк тә саваплы ай - мөселманнар өчен изге Рамазан ае бара. Хөрмәтле райондашлар! Олы Нырсы авылындагы Аллаһ йорты төзелешенә көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә тырышыйк. Эшләгән яхшылыкларыбыз өчен, һичшиксез, Аллаһы Тәгалә бүләкләми калмас, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз