Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Теләче районының өлкән мөгаллиме Барый абый Галиев Укытучылар көнен дулкынланып көтә
Бөтен гомерен мәктәпкә багышлаган мөгаллимнең тормыш иптәше дә укучыларга белем биргән, ике кызы да әти-әнисе юлыннан киткән.
(Теләче, 5 октябрь, “Татар-информ”, “Теләче”, Эльмира Котдусова). 96 яшьлек сугыш ветераны Барый абый Галиев Укытучылар көнен аеруча дулкынланып көтә, дип яза якташы турында “Теләче” газетасы.
Авыр сугыш елларыннан соң укучыларга белем, тәрбия биргән Барый абый бүген дә мәктәп елларын сагынып яши. Укучылары да остазларына тормышта һөнәрле иткәне өчен әле дә рәхмәтле. Хезмәт дәресләрендә генә түгел, түгәрәкләрдә дә ул егетләргә, кызларга иҗади яктан үсәргә мөмкинлек биргән. Ул белем биргән кызлар да чүкеч, пычкы тотарга өйрәнә, эш коралларының исемнәрен яхшы белә.
Заманында Барый Галиевның түгәрәкләрдә эшләгән иҗат җимешләре район, республика күргәзмәләрен бизи. Хезмәтенә күрә мактаулы исемнәргә лаек була ул. Аның оста куллары белән ясаган зур, кечкенә шахматлар, шкафлар гаиләдә кадерле истәлек булып әле дә саклана. Бөтен гомерен мәктәпкә багышлаган мөгаллимнең тормыш иптәше Мәрьям ханым да укучыларга белем биргән. Ике кызы да әти-әнисе юлын сайлап, гомерләрен укытучылык хезмәтенә багышлый.
Язмабыз герое мәктәп тормышы, игелекле укытучы хезмәте турында көннәр буе сөйли ала. Яңадан шундый җаваплы хезмәтне сайлар идегезме, дигән сорауга: “Яраткан мәктәбемдә эшләр идем, укучылар белән эшләү, аларны хезмәткә өйрәтү миңа ял бирде. Атнаның бер ял көне дә минем өчен бик озын тоела иде”, - диде ул.
Ветеран укытучы әле дә мәгариф тормышы белән кызыксына. Вакытлы матбугатта бу темага урын алган язмалар да аның күңеленә якын. “Укучы белән һәрчак эшләргә, анда үз дәресеңә кызыксындыру тудырырга кирәк, шунсыз уңышка ирешәм димә. Элек тә баланы ачуланып җиңеп булмады, хәзер бигрәк тә”, - диде елмаеп хезмәт ветераны.
Бүген ул Теләче районының Алан авылында кызы Рәйсә апа тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Кызы да укытучы булганлыктын, сөйләшер өчен уртак темалар байтак аларның.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз