news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районының Лесной бистәсе бакчасы әти-әниләрнең ярдәменә таянып яши

Теләче районының Лесной бистәсе бакчасы әти-әниләрнең ярдәменә таянып яши

(Теләче, 1 август,  "Татар-информ", "Теләче", Диләрә Исламова,)   Теләче районының Лесной бистәсе бакчасы әти-әниләрнең ярдәменә таянып яшиЛесной балалар бакчасы әти-әниләр белән дустанә мөнәсәбәттә яши һәм эшли. Чөнки балалар бакчасында тәрбиянең һәм хезмәтнең төп асылы – балалар бакчасы белән гаиләнең бердәм булуында. Бары тик хезмәттәшлек итеп, ярдәмләшеп эшләгәндә генә уңай нәтиҗәгә ирешеп була. Хәзерге вакытта замана таләпләренә туры китереп, һәр әти-әни белән уртак бер фикергә килеп эшләү бик авыр, ләкин һәр нәрсәне дөрес итеп чишү юлы бар, дип яза җирле басма.

Лесной балалар бакчасында бер генә гаилә дә төрле бәйгеләрдән, бәйрәмнәрдән, җыелышлардан, төрле очрашулардан читтә калмый. Бу әти-әнигә якын килүнең- гади генә бер алымы. Бергә җыелган вакытларда балалар бакчасына йөргән балалар белән бәйрәмнәр үткәрелә, анда балаларның сәләте бар яктан да ачыла, һәр әти-әни балалары башкарган тамашаны күреп шатлана, куана. Монда инде тәрбияченең эш алымнары ачыктан-ачык күренә.

Бакча мөдире үз чиратында, нәкъ менә әти-әниләрне борчыган сорауларны күтәреп чыга. Әти-әниләргә уңайлы булсын өчен нинди юлларны табып була? Бергә киңәшеп эшләгәндә авыр эш тә җиңел була, чишелмәгән сорауларга да җаваплар тиз табыла. Бу вакытта әти-әниләр комитетының да ышанычлы ярдәмчебез икәнен әйтми калу мөмкин түгел. Безнең әти-әниләр актив, ихтирамга лаеклы, бар яктан да үрнәк. Балалар бакчасына ярдәм кирәк булганда, безнең гозергә каршы килмиләр. Яңа уку елына әзерлек эшләрендә булышу өчен дә барлык әтиләр берсүзсез риза булып килделәр. Пөхтә, яхшы итеп тотылган коймалар, уен мәйдәнчыгына ясалган урындык- өстәл- әтиләрнең һәм бакча хезмәткәрләренең тырышып эшләгән эше. Бу эшләр бер яктан бакчабызны ямьләндерсә, икенче яктан балаларның куркынычсызлыгын саклау максатыннан эшләгән зур эш булды. Шулай ук кирәкле материаллар, үзенең төпле киңәшләре белән ярдәм күрсәткәне өчен Лесной урманчылыгы җитәкчесенә, әти-әниләргә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез, эшләрендә уңышлар телибез. Безнең уңышларыбызның төп сере дә шунда- балалар бакчасының әти-әниләр белән бердәм булып, хезмәттәшлек итеп, ярдәмләшеп эшләвендә һәм яшәвендә, диелә район хәбәрендә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot