news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районының Иске Карабаян авылында Сабантуе бәйрәме узды

Ир-атлар көрәшенең баш батыры булып Теләчедән Мараков Раил калды.

(Теләче, 8 июнь,  "Татар-информ", "Теләче", Светлана Демидова).  Теләче районы Иске Карабаян авылында электән сабантуйны - Тройсын бәйрәмен үткәрү гадәткә кергән. Шимбә көнне яшь егетләр гармун белән җырлап өй борынча йөреп бүләк җыялар. Гомуми җыемга кем нәрсә тели шуны бирә. Яулык, сөлге, акча, йомырка, ситсы... Бәйрәм үзе якшәмбегә каршы төндә ачыла. Кичке 9 сәгатьтә мәйдан авыл яшьләре көрәше белән башлана. Ә икенче түгәрәктә җыр-бию. Менә быелда бәйрәмебез шулай башланып китте дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

Авыл яшьләре көрәшендә батыр булып Пугачев Алексей танылды. Ә инде якшәмбе көнне тулы программасы белән сабантуй. Быел көннәр салкын булуга карамастан бәйрәмгә кунаклар куп җыелган иде. Байрәмне Елизарова Нина башлап җибәрде, ә Гөлүс Хабибрахманов үзенең матур җырлары белән үрелдереп бәйрәмне алып барды. Шулай ук үзенең матур җырларын 2016 елның "Керәшен чибәре" исеменә лаек булган Татьяна Ефимова яратып башкарды. Бәйрәм җырсыз булый дигәндәй тагын бик күп кунаклар да үзләренең яраткан җырларын җырладылар. Бик күп уеннар уйнатылды, катнашучыларның барсынада истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Балалар көрәшенең батыры булып үзебезнең авыл малае Митрофанов Алексей танылды, ул велосипед белән бүләкләнде. Ир-атлар көрәшенең баш батыры булып Теләчедән Мараков Раил калды. Ул оештыручыларның олы бүләге - суыткыч һәм тәкәгә лаек булды. Бәйрәм биюләр белән төнгә кадәр дәвам итте. Бәйрәмне оештырырга булышкан районыбызның ачык типтагы "Агрохимсервис" акционерлык җәмгыятенә, авылыбыз халкына рәхмәтлеребезне җиткерәсем килә. Ходай барыгызгада саулык-сәламәтлек бирсен, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot