Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләче районының Баландыш авылында фәнни-гамәли конференция үткәрелде
Конференция темага багышланган чыгышлар, укучыларның проект эшләрен яклау, ачык дәресләр һәм “түгәрәк өстәл" артында сөйләшүләр белән үрелеп барды.
(Теләче, 3 февраль, “Татар-информ”, “Теләче”). Теләче районы Баландыш төп мәктәбе базасында “Укуга кызыксынуны арттыру факторы буларак, укыту –тәрбия процессына проект методын куллануны кертү” дигән тема астында фәнни-гамәли конференция үткәрелде, дип яза районның "Теләче" газетасы.
Баландыш төп мәктәбе мөгаллимнәре һәр яңалыкны дөрес кабул итеп, аны үз эшләрендә актив кулланалар. Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре буенча, дәрестә укытучы түгел, укучы күбрәк эшләргә тиеш. Шуңа нигезләнеп укыту процессында проект методын куллану зарурилыгы килеп туа.
Шушы уңайдан үткәрелгән конференциядә районның төрле мәктәпләреннән башлангыч сыйныф мөгаллимнәре һәм Теләче районы Башкарма комитеты мәгариф бүлегеннән Закирова Саҗидә Гайнулловна, Хаҗипова Сәйлән Нәгимовна , Геласимова Антонина Петровна катнашты.
Конференция темага багышланган чыгышлар, укучыларның проект эшләрен яклау, ачык дәресләр һәм “түгәрәк өстәл “ артында сөйләшүләр белән үрелеп барды.Укытучылар үз алларына куйган максатларын аңлап , бу алымның укуга кызыксыну уятуын үз күзләре белән күрделәр, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз