Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләче районының “Алан” ширкәте базасында көзге кыр эшләренә багышланган семинар-уку узды
Семинарда катнашкан белгечләр фикеренчә иген уңышының чыгышы 40%ы көзен сыйфатлы итеп җир эшкәртүгә бәйле.
(Теләче, 24 август, “Татар –информ, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте базасында көзге кыр эшләренә багышланган һәм аның нәтиҗәлелеген арттыру буенча семинар-уку булып үтте. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, агрономнар, инженерлар һәм бухгалтерлар чакырулы булган семинар-укуның пленар өлеше Алан авылы мәдәният йортында узса, практик өлеше ширкәтнең амбар хуҗалыгында һәм тәҗрибә кырында барды, дип яза җирле басма.
Бу көнне авыл хуҗалыгы белгечләре алдында “Элитны семена Татарстана” ассоцияциясе генераль директоры Юрий Еров, биостәмәләр белән сәүдә итүче ширкәт җитәкчесе, галимә Римма Ибәтуллина чыгыш ясады. Моннан тыш, семинар-укуда химик препаратлар белән сәүдә итүче ширкәт вәкилләре дә катнашты һәм үзләренең товарларын тәкъдим иттеләр.
Иген уңышының чыгышы 40%ы көзен сыйфатлы итеп җир эшкәртүгә бәйле булса, 20-25%ы симәнәнең сыйфатына, сортлар белән эшләүгә барып тоташа. Соңгысы хакында, Юрий Еров тәҗрибә кырына чәчелгән арпа һәм бодай культуралары мисалында аңлатырга тырышты. Бер үк җирдә, бер үк шартларда игелгән арпа, бодай культураларының яңа сортлары егермесе егерме төрле уңыш биргән. Бик мавыктыргыч һәм әһәмиятле чагыштыру иде бу. Арада гектарыннан 32, 45, 50 центнер уңыш биргән сорлар бар. Димәк, урыннарда идеаль дәрәҗәдә җир әзерләү, ашлама муллыгы тудыру гына җитми, фәнни нигездә симәнә, яңа сортлар сайлый белү дә зур әһәмияткә ия мәсьәлә. Сүз дә юк, иген уңышы алуда җирнең уңдырышлылыгы да бик мөһим фактор. Ул алдагы культураның нинди булуына да, салам белән баетылуына, сукалау һәм тирәнәйтү эшләренең сыйфатына да, тирәнлегенә дә бәйле.
Римма Петровна исә үзләре җитештерә торган биоөстәмәләр белән таныштырып кына калмыйча, белгечләрне туфракның гомус катламын фәнни нигездә файдалы матдәләр белән баету серләренә төшендерде. Бер караганда, болар барысы да былтыргы “А”ны кабатлаган кебек. Әмма галимнәр тарафыннан бирелгән әлеге дәресләр - алтын дәресләр. Алар тарафыннан куелган биеклеккә ирешү өчен һәр белгечнең җир һәм яңа сортлар белән фәнни нигездә эшләү теләге, омтылышы гына кирәк, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз