news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районының "Агролак" ширкәтендә печән әзерләү яхшы оештырылган

Быел комбайннар ремонтына миллион сумнан артык запас частьлар алынган.

(Теләче, 20 июль, "Татар-информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов).  Быел Татарстанның Теләче районында комбайннар ремонтына миллион сумнан артык запас частьлар алынган. Шунысы игътибарга лаек, Шәткедә кыр эшләре комплекслы һәм бик оешкан төстә алып барыла. Авылдан ерак түгел басуда сидераль пар хәзерләнә. Моның өчен алар язан рапс чәчеп калдырган булганнар. Куе булып үскән рапсны бүген сукалыйлар. Әлеге басуда иген уңышы һичшиксез булачак, дип яза "Теләче" район газетасы. 

Бу көнне хуҗалыкның ашлык суктыру комбайннарына техник карау үткәрелде. Комбанчылар - Илфат Габдуллин (“Джондир” комбайнын иярли), Владимир Мазарченко һәм Алмаз Галиев (икесе дә “Мега – 550” комбайнында эшли) әлеге мөһим чараны зур хәзерлек белән каршы алган. Хуҗалык инженеры Илнар Җәләев әйтүенчә, быел комбайннар ремонтына миллион сумнан артык запас частьлар алынган.

Комбайннарны көздән үк ремонтлап куйдык. Хәзер исә тагын бер кат карап, ныгытып чыктык. Комбайнчыларыбыз тәҗрибәле, 2017 ел урагын уңышлы башкарып чыгачагыбызга ышанычыбыз зур. Уракка кадәр тагын бер яңа комбайн кайтырга тиеш. Шулай ук берне ярдәмгә дә чакырмыйча булмас. Чөнки быел игеннәр мул булырга охшап тора, дип таныштырды безне уракка хәзерлекнең барышы белән Илнар,  дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot