news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районыннан хәрби хезмәткә китәчәк 25 егет хөрмәтенә кичә оештырылган

Анда бүләкләр таратылып, повесткалар тапшырылды.

(Теләче, 19 октябрь, “Татар-информ”, “Теләче”, Фәнил Нигъмәтҗанов). 19 октябрь көнне район үзәк китапханәсендә быелгы көзге чакырылышта хәрби хезмәткә алынучы егетләрне хөрмәтләү кичәсе үткәрелде, дип хәбәр итә “Теләче” газетасы.

Быел районнан хәрби хезмәткә китәчәк 25 егеткә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин, Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары урынбасары Айрат Садыйков, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе сәркатибе Рәхим Ихсанов, "Олимп" яшьләр үзәге җитәкчесе Зөлфәт Ибраһимов һәм егетләрнең әти-әниләре ихлас теләкләрен җиткерделәр.

Шатлыклы да, моңсу да булган кичәне район үзешчәннәре Илсур Шәйдуллин белән Илзирә Шәрифуллина башкаруындагы җырлар, алып баручылар Резидә Дәүлиева, Наилә Садыйкова, Раилә Фәсхиеваларның аһәңле шигырьләре, үтемле вәгазьләре бизәде.

Азактан егетләргә "Олимп" яшьләр үзәге тарафыннан бүләкләр таратылып, повесткалар тапшырылды. Ахырдан шушы кичә геройлары булган егетләр истәлеккә фотога төште.

news_right_1
news_right_2
news_bot