Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләче районындагы юл һәлакәтендә бер баланың гомере өзелгән
Барлыгы 4 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән, 2 кеше һәлак булган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”). Теләче районында юл һәлакәте аркасында 4 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән, 2 кеше һәлак булган. Бу хакта Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Идарә тармагы мәгълүматларына караганда, юл-транспорт һәлакәте Казан-Шәмәрдән юлының 68 нче чакрымында булган. Ике җиңел машина бәрелешкән. Урынга ашыгыч медицина ярдәменең 2 фельдшер бригадасы килгән. Җиңел машиналар бәрелешү аркасында 6 кеше зыян күргән: ашыгыч ярдәм хезмәте килгәнче, 2 кеше һәлак булган. Аларның берсе – 2006 елда туган бала. Җәрәхәт алган 4 кеше Арча Үзәк район хастаханәсенә китерелгән.
“Татар-информ” мәгълүмат агентылыгына Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте Казан-Шәмәрдән юлында “Тойота” һәм “Мицубиси”машиналары бәрелешүе хакында хәбәр иткән иде инде. Ул вакытта, беренчел мәгълүматлар буенча, авыр тән җәрәхәте алучылар хакында гына әйтелгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз