news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районындагы бер предприятиенең хезмәткәрләренә 1,3 миллион сум бурычы җыелган

Оешмадагы 41 хезмәткәргә июль аеннан сентябрьгә кадәр эш хакы түләмәгәннәр.

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Теләче прокуратурасы ачыклаганча, «Белое озеро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үз хезмәткәрләренә 1,3 миллион сум күләмендә бурычы җыелган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Оешмадагы 41 хезмәткәргә июль аеннан сентябрьгә кадәр эш хакы түләмәгәннәр.

Прокуратура әҗәтне мәҗбүри түләттерү турында судка мөрәҗәгать иткән. Аның инициативасы белән «Ике айдан артык хезмәт хакы түләмәү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Эшкә прокуратура катнашканнан соң предприятие эшчеләренә 700 мең сум хезмәт хакы түләгәннәр.  

news_right_1
news_right_2
news_bot