news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләче районындагы Баландыш авылының бер ишегалдын кондызлар су бастырган

Алар буып куйган җирне чистарткан өчен 500 меңнән алып 1 млн сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ", Зөһрә Садыйкова). Теләче районындагы Баландыш авылының бер ишегалдын кондызлар су бастырган. Бу турыда "Саба таңнары" район басмасы хәбәр итә.

Авыл халкы сүзләренә караганда, җәнлек Кысык елгасын буып куйган. Нәтиҗәдә су, 20 сантиметрга күтәрелеп, янәшәдәге йортның ишегалдына үтеп кергән. Йорт хуҗалары, ташу эчкә үк узар дип куркып, хәтта коткаручыларны да чакырган. Алары исә хуҗаларны тынычландырган.

Авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшин әйтүенчә, авылның берничә егете томаланган урынны чистарткан инде. Ләкин проблема моның белән бетмәс шикелле. Кайчандыр Кызыл китапка кертелгән әлеге җәнлекләр соңгы ун елда, чыннан да, бик нык арткан икән.

Рөстәм Мөхәммәтшин әйтүенчә, кондызларны ауларга да ярамый. Алай гына да түгел, алар буып куйган җирне чистарткан өчен штраф та салырга мөмкиннәр икән. Штраф күләме 500 меңнән алып 1 млн сумга кадәр җитә.

– Бик зур мәшәкать тудыралар. Узган ел көз көне бик нык чистарттык. Авылдагы чыбык-чабыкны җыештыргач, күбесе качып та бетте. Быел тагын шушы ук эшләрне башкарырбыз дип торабыз. Алар бик тиз эшли. Көтү белән киләләр дә, бер-берсенә ярдәмләшеп, буып та куялар, – ди Рөстәм Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренә караганда, әлеге җәнлекләр республиканың барлык районнарында да очрый. Шуңа күрә кондызлар аркасында су басу куркынычы булган район башлыкларына язын күрсәтмәләр юллыйлар икән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100