news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районында юллар төзеклегенә зур игътибар бирелә

Агымдагы җәйдә Теләче авылында да байтак урамнарга, юлларга ремонт үткәрелде.

(Теләче, 28 июль, "Татар-информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов).  Ленин урамында – район почтасы, элемтә бүлеге, район ветеринария берләшмәсе, "Ак барс” банкның Теләчедәге өстәмә офисы, “Хәкимова” шәхси предприятиесенә караган Сәүдә йорты каршында урнашкан мәйданчыкка да ремонт үткәрелде. Хәзер биредә йөрүе генә түгел, урамга каравы да рәхәт, күңелле, дип хәбәр итә Татарстанның Теләче район газетасы. 

Теләчелеләр, районыбыз кунаклары яхшы хәтерлидер, “Сәүдә йорты” каршындагы мәйданчыкта пычрак су беркайчан да бетмәде. Язгы ташу чорын, көзен бертуктаусыз яуган яңгырлардан соңгы халәте турында әйткән дә юк. Әлеге участок кечкенә генә бер күлгә әверелә иде. Ниһаять, соңгы көннәрдә ачык типтагы “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Арча филиалы Һәм Теләче участогы эшчеләре бу урынны күркәм итте. Инде бордюр белән бүленеп алынып, җир салынган өлешкә чәчәкләр генә утыртасы калды.

Монна тыш, быел Теләче авылының Олы Тау башы, Пионер, Пушкин, Гоголь, Белова урамнарына Теләче урта мәктәбе, “Ихлас” мәчете, Теләче Мәдәният йорты ишегалларына юл төзүчеләре тарафыннан ремонт үткәрелде, дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында. 

news_right_1
news_right_2
news_bot