news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләче районында юл һәлакәтендә хатын-кызның гомере өзелгән

Узган атнада районда ике юл һәлакәте очрагы теркәлгән.

Теләче районында юл һәлакәтендә хатын-кызның гомере өзелгән

(Теләче, 30 июль, “Татар –информ”, "Теләче", Рафилә Шәмсетдинова). 24 июльдә 16.17 сәгатьтә Мамадыш-Теләче юлының 75 нче метрында ике машина – "Лада Xray" һәм "Шевроле Круз" автомобильләре бәрелешә. Юл һәлакәтендә 4 кеше төрле тән җәрәһәтләре ала, бер хатын-кыз урында вафат була. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Пассажирлар арасында 13 яшьлек бала да бар, ул куркынычсызлык каешын эләктергән була. “Бу юл һәлакәтендә каешлары эләктерелмәгән булса, тагын да аяныч нәтиҗәләр булыр иде”, - ди ЮХИДИнең Теләчедәге инспекторы Илнур Кәримуллин.

Шул ук көнне тагын бер юл һәлакәте хакында мәгълүмат килеп иреште. Анысы Мамадыш-Теләче юлының 71 нче чакрымында (+500 м) 10.55 сәгатьтә була. "ВАЗ-2111" һәм "Део-Матиз" автомобильләре бәрелешә. Әлеге һәлакәттә юл йөрү кагыйдәләрен "ВАЗ-2111" автомобиле хуҗасы бозган. Һәлакәт нәтиҗәсендә "Део-Матиз" хуҗасы һәм аның 2016 елгы кыз баласы төрле тән җәрәһәтләре ала.

ЮХИДИ идарәсенең район бүлегеннән алынган статистика мәгьлүматларына караганда, агымдагы елның алты аенда, узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, юлда административ хокук бозулар саны кимегән. Узган ел – 1269 булса, быел әлеге сан – 1060. Ләкин юл һәлакәтләре арткан, узган елның алты аенда – 67 булса, быел – 74.

Ярты ел эчендә 17 автомобиль хуҗасы аек булмаган хәлдә руль артына утырган, шуларның уналтысы автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенчә, күпчелек фаҗигале һәлакәтләрнең сәбәпчесе - тиешсез урында каршыдагы машинаны узарга чыгу.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100