Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләче районында яшьләр халык иҗаты сәнгать фестиваленең йомгаклау концерты узды
Яшьләр аерым номинацияләрендә дипломнарга, Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
(Теләче, 7 март, "Татар-информ", "Теләче" газетасы, Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче районы мәдәният йортында “Талантлы яшьләр – районыбыз горурлыгы” дип исемләнгән яшьләр халык иҗаты сәнгать фестиваленең йомгаклау концерты узды дип языла “Теләче” газетасында.
Исегезгә төшерәбез, фестивальнең сайлап алу турлары гыйнвар аеннан башлап, авыл клубларында, мәдәният йортларында барды. Ә бу көнне исә зал тутырып килгән тамашачыга иң яхшы концерт номерлары тәкъдим ителде. Концерт барышыннан күренгәнчә, талантлы яшьләребез бик күп.
Сәхнәгә яшь талантларыбызны котларга менгән район башлыгы Илдус Зарипов белдергәнчә, бу бик зур сөенеч. Аларның бик күпләре аерым номинацияләрендә дипломнарга, Рәхмәт хатларына лаек булдылар, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз