Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләче районында яшәүче Разыя Галиева үзенең гомер бәйрәмен билгеләп узды
90 яшьлек Разыя әбине тәбрикләргә якыннары гына түгел, район җитәкчелеге дә килде.
(Теләче, 12 апрель, "Татар-информ", "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Шушы көннәрдә Теләче районы Шәтке авылында яшәүче Разыя Галиева үзенең гомер бәйрәмен билгеләп узды. Ак әбигә 90 яшь тулды. Разыя апаны туган көне белән тәбрикләргә якыннары гына түгел, район җитәкчелеге дә килде, дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.
Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова, “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәк директоры Нияз Мортазин һәм Шәтке авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кадыйров юбилярны тәбрик итеп, чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хатын да тапшырды.

Разыя әби Шәтке авылында туып үсә. Үзенең чордашлары кебек, ул да туган ягында кала. Бергә уйнап үскән күрше егете Зөфәр белән кавышып, өч ул үстерәләр. Инде алты оныклары, җиде оныкчыклары бар. Бүген өлкәннәр улы Таһир, килене Минзифа тәрбиясендә бәхетле, тыныч картлык кичерәләр.
Гомерен хезмәттә үткәргән Разыя Галиева үзенең өч авылга газета-журналлар, хатлар таратканын әле дә яратып искә ала. “Ул вакытта авылдашлар күп итеп вакытлы матбугат алдыра, туганнарына посылкалар сала иде. Олы Нырсы авылында урнашкан почта бүлекчәсеннән аларны Зөфәр алып кайтып бирде”, - ди хәтер йомгагын сүтеп, Разыя апа. Гомер буе хат ташучы булып эшләгәнлектәнме, вакытлы матбугат белән танышырга, зәңгәр экраннар аша тапшырулар карарга ярата ул , диелә район хәбәрендә.
.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз