news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районында янгында ике кеше һәлак булган

Янгын турында соң хәбәр ителү аркасында, кешеләрне коткарып кала алмыйлар.

(Казан, 8 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Теләче районы Ключищи авылында янгында ике кеше һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итте.

Бүген иртәнге 4.40 сәгатьтә 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына бер катлы бүрәнә йортның януы турында хәбәр килә.

Янгын урынына 131нче янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре 9 минуттан килеп җиткән. Янгынны 4 минут эчендә сүндерәләр. Янган өйдә 68 яшьлек өй хуҗасының һәм 57 яшьлек кунакның үлүе билгеле.

Янгын турында соң хәбәр ителү аркасында, кешеләрне коткарып кала алмыйлар.

Янгынның сәбәбе - пич куллану кагыйдәләрен бозу.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot