news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районында узган елда сөткә бәя 7 сумга арткан булган

«Районда сөткә бер бәя — 27 сум», — дип сөйләде Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов.

Теләче районында узган елда сөткә бәя 7 сумга арткан булган

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Узган елда Теләче районында сөткә бәя, алдагы ел белән чагыштырганда, җиде сумга артык булган.

«Районда сөткә бер бәя — 27 сум (узган елга карата 129%, 7 сумга артыграк)», — дип сөйләде Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында.

Райондагы 4275 шәхси ярдәмче хуҗалыкта 6717 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән, 2063 савым сыеры исәпләнә. «100 йортка 48 баш туры килә (республика буенча 25 баш). Һәр авылда 6 һәм аннан күбрәк сыер асраучы хуҗалыклар шактый. Барлык торак пунктларда да халыктан сөт җыела», — диде район башлыгы.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot