news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районында урып-җыю эшләре башланды

Иң югары уңыш районның җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтендә.

(Теләче, 1 август, “Татар-информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче районы кырларында урып-җыю эшләре башланып китте. Иң беренчеләрдән булып җаваплылыклары чикләнгән “Алан”, “Агролак” ширкәтләре, “Теләче Агро” ширкәтенең Муса Җәлил исемендәге бүлекчәсе, “Чулпан” һәм “Сауш” бүлекчәләре уракка төште. Әлеге хуҗалыкларда һәм бүлекчәләрдә көзге бодай һәм арыш культураларын урып-җыюга керештеләр. бу хакта район газетасы хәбәр итә

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 31 июльгә алынган мәгълүматларга караганда, район игенчеләре 1540 гектар мәйданда игеннәрне теземнәргә егарга өлгергән. Планга карата үтәлеш 7%. Быел игенчеләр алдында җәмгысе 21645 гектар мәйданда игеннәрне җыеп алу бурычы тора. Шуның 610 гектары суктырып алынган инде. Суктырылган икмәкнең тулаем җыемы 1536 тонна тәшкил итә. Иген уңышының чыгышы 25,2 центнер. Иң югары уңыш җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтендә. Биредә көзге бодайның һәр гектарыннан 40 центнер уңыш чыга, - дип яза җирле басма.

news_right_1
news_right_2
news_bot