news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районында терлек азыгы әзерләү техникаларына үзара тикшерү үткәрелде

Тикшерү нәтиҗәләре буенча беренче урынга – 78 балл җыйган җаваплылыгы чикләнгән“Алан” ширкәте лаек булды.

(Теләче, 10 июнь, "Татар-информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче районында терлек азыгы әзерләү техникаларына үзара тикшерү үткәрелде.Тикшерү нәтиҗәләре буенча беренче урынга – 78 балл җыйган җаваплылыгы чикләнгән“Алан” ширкәте лаек булды, дип яза җирле басма.

“Көннәр кайчан җылыта?” Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлек азыгы әзерләү техникаларына үзара тикшерү үткәргәндә механизаторлар тарафыннан комиссия әгъзаларына еш бирелгән сорауларның берсе булды. Чыннан да, көннәрнең һаман салкын торуы бер кала кешесен генә түгел, салада яшәүчеләрне дә борчый. Салкыннар игеннәргә һәм яшелчәләргә генә түгел, күпьеллык үләннәрнең өлгерү вакытын да шактый тоткарлый.

-Җәй аеның беренче декадасы узып барганда, игеннәрнең дәвамлы җылыдан мәхрүм ителүе күңелгә борчулы уйлар сала. Һава торышы киләсе атналарда да шулай дәвам итсә, игеннәргә. Аеруча җылы яратучы көнбагыш, кукуруз һәм башка культураларны көчсезләндерергә мөмкин. Бу аларны тукландыру өчен өчен өстәмә ашлама, хезмәт, чыгымнар кирәк булачак дигән сүз, - дип белдерде механизаторлар белән күзгә-күз карап сөйләшкәдә, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармагы үсеше җитәкчесе урынбасары, комиссия әгъзасы Фәргать Зиннәтов дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

Терлек азыгы әзерләү техникаларының яңа сезонга әзерлегенә килгәндә, аларның бөтенесе диярлек әзер. Механизаторларның зур җаваплылык тоеп, бер йодрыкка тупланып, зур тырышлык һәм оешканлык белән ремонт эшләрен башкарып чыгулары зур сөенеч. Аеруча яхшы әзерлек күрсәткән хуҗалыкларга югары баллар куелып, призлы урыннар бирелде. Беренче урынга – 78 балл җыйган җаваплылыгы чикләнгән“Алан” ширкәте лаек булды. Икече урынны 77шәр балл белән җаваплыклары чикләнгән “Игенче” ширкәте белән “Теләче Агро” ширкәте бүлеште. Өченче урында 75 балл белән җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәте. Хуҗалыкларның эшчәнлекләренә бәя биргәндә терлек азыгы әзерләү комабайннарының, тагылма машиналарның, арбаларның һәм автоүлчәгечләрнең төзеклегенә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлешенә, комбайннарның техник карау үтү-үтмәвенә, эретеп ябыштыру аппараты булу-булмауга, хезмәтне саклауга, техника паркларындагы тәртипкә һәм сенаж чокырларының әзерлегенә зур игътибар бирелде.

-Башка еллардан аермалы буларак, терлек азыгы әзрләү быел киеренке шартларда барачак. Көн саен дистәләгән гектарда печән әзерләү җиңел булмаячак. Хәер, терлек азыгын әзерләү вакытында һәм җитәрлек итеп әзерләүнең никадәрле мөһим булуын һәр хуҗалык яхшы аңлый. Кыш көне аның кадере дә, бәясе дә бермә-бер арта бит. Шуңа күрә хуҗалыклар да эшне тиешенчә оештыру, булган кадәр техникадан рациональ файдалану бик мөһим. Һәм, беренче чиратта, хезмәтне саклау кагыйдәоәрен онытмау шарт. Кеше гомере барлык кыйммәтләрдән дә кадерле, -дип үзенең уй-фикерләре белән уртаклашты ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минисрлыгының терлекчелек тармагын механикалаштыру секторы җитәкчесе Илнар Габбасов.

-Кыскасы, һава торышы көйләнеп ктимәсә дә, печәнне вакытында җыеп алу һәм саклауга кую мөмкинлеге бар. Моның өчен эшне тиешенчә итеп оештыру гына кирәк булачак. Һәм, әлбәттә, җәйнең җылы булуы, диелә район хәбәрендә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot