Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләче районында төзелеш тармагы актив үсеш алган
Капиталь төзекләндерү эшләре хәзер район үзәк хастаханәсендә бара.
(Теләче, 27 октябрь, “Татар-информ”, “Теләче”, Фәнил Нигъмәтҗанов). Соңгы елларда Теләче районында төзелеш тармагы актив үсеш алды, дип, tulachi.ru төбәктә барган эшләр белән таныштыра.
Республика программасы нигезендә Теләчедә 15 балага исәпләнгән, спорт залы булган башлангыч мәктәп бинасы, федераль программа белән Үзәк бистәсендә 200 тамашачыны сыйдырышлы мәдәният йорты төзелеп килә. Алар ел азагында файдалануга тапшырылачак. Караширмә авылы халкы мондый бәхеткә тиенде инде. Биредә санаулы айлар эчендә бер түбә астына кертелеп 50 урынга исәпләнгән клуб, балалар бакчасы төзелде. Моннан тыш, районда мәктәпләргә, мәдәният йортларына, күп фатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрелә, пар казаннары урнаштырыла, социаль-көнкүреш объектлар төзекләндерелә. Әнә шундый кирәкле ремонт район үзәк хастаханәсенең терапия, балалар бүлекләрендә үткәрелде. Хәзер ремонт эшләре реанимация, гинекология һәм объектка керү чыгу юлларында дәвам иттерелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз