news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районында сөт күләме арткан

Иң мул сөт районның җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтендә.

(Теләче, 1 август, “Татар-информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 31 июльгә алынган мәгълүматлар буенча, бүген район терлекчеләре көнгә 68 400 тонна сөт җитештерә, дип яза җирле басма.

Узган елгы шушы чор белән чагыштырганда, хәзер 6300 тонна сөт артыграк җитештерелә. Үтәлеш 110%. Бер сыерга җитештерелгән сөтнең күләме 16,3 килограмм. Узган ел шушы чор белән чагыштырганда, хәзер 1,5 килограмм сөт күбрәк савыла. Үтәлеш 110%. Иң мул сөт җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтендә җитештерелә. Әлеге ширкәт уңганнары хәзер бер сыердан 21,6 килограмм сөт савып алуга ирешәләр. Җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәтендә бу күрсәткеч 19,2 килограмм.

news_right_1
news_right_2
news_bot