Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләче районында республика программасы нигезендә 16 объект төзекләндереләчәк
Районда авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, хуҗалыкларның төзекләндерү эшләре буенча җаваплы белгечләре төзелеш хакында сөйләште
(Теләче, 30 июнь,“Татар –информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә быел районда республикакүләм программа нигезендә терлек торакларында, силос, сенаж базларында, ремонт остаханәләрендә һәм амбар хуҗалыкларында алып барылачак төзекләндерү эшләре буенча зур сөйләшү булып узды, диелә район басмасында.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов рәислегендә узган җыелышта авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, хуҗалыкларның төзекләндерү эшләре буенча җаваплы белгечләре һәм хисапчылар катнашты. Сөйләшүдә республиканың “Главинвестстрой” берләшмәсе вәкиле, авыл хуҗалыгы объектларын төзекләндерү буенча район кураторы Динар Рәхимов катнашты һәм чыгыш ясады. Алар Ралиф Низаметдинов белән берлектә җитәкчеләрне һәм белгечләрне әлеге юнәлеш буенча актив эшләргә һәм учет эшен төгәл итеп алып барырга чакырдылар.
Быел районда республика программасы нигезендә 16 объект (4 терлек торагы, 4 ашлык склады, 2 ремонт остаханәсе һәм 8 сенаж-силос чокыры) төзекләндереләчәк. Төрле авылда төрле әттәхият дигәндәй, төзекләндерү эшләре төрле урында төрлечә бара. Кемдер бу эшне әле башлап кына җибәрсә, арада эшнең яртысын һәм яртысыннан күбрәген тәмалаучылар да бар. Мәсәлән, төзекләндерү эшләре җаваплылыгы чикләнгән “Алан”, “Игенче” һәм “Агролак” ширкәтләрендә бик оешкан төстә бара. Алар һәрчак башкаларга үрнәк итеп күрсәтелә. Аланда 1500 тонна ашлык сыйдырышлы склад яңабаштан төзелсә, Балыклы авылында 1000 тонна ашлыкка исәпләнгәне төзекләндерелә башлаган. Моннан тыш, әлеге ширкәттә 4 тонна сенаж сыйдырышлы ике чокыр да төзекләндерелә. “Игенче” ширкәтендә исә Олы Кибәхуҗа авылында урнашкан ашлык складын ремонтларга алынганнар. Мәгълүм программа нигезендә җаваплылыгы чикләнгән “Теләче Агро” ширкәтенең Ленин исемендәге бүлекчәсендә бер сенаж базы, Иске Җөри бүлекчәсендә 200 башка исәпләнгән сыерлар торагын төзекләндерү күздә тотыла. Әлеге объектларда да төзекләндерү эшләре башланган инде. Җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәтендә 1200 тонна ашлык сыйдырышлы складны инде төзекләндереп өлгерсәләр, хуҗалык исәбе белән тагын бер терлек торагын төзекләндерә башлаганнар.
Авыл хуҗалыгы объектларын төзекләндерү программасы республикада берничә ел эшләп килә. Әлеге мөмкинлекне җаваплылыклары чикләнгән “Алан”, ” Игенче” һәм “Агролак” ширкәтләре ел саен уңышлы файдаланып килә. Соңгы елларда җаваплылыгы чикләнгән “Теләче Агро” ширкәте дә активлаша төште, финанс мөмкинлегеннән чыгып, чигенешләр ясап булса да, әлеге программада бик теләп катнаша башлады. Төзекләндерүгә алынган объектларда тулы куәткә эш баруы шул хакта сөйли. Ни генә әйтмәсеннәр, барлык чыгымнарның 30%ын ул үз өстенә ала. Бары тик объектларда төзекләндерү эшләрен кыска срокларда, югары сыйфат белән төзекләндерү эшләре башкарып чыгарга гына кирәк. Барлык чыгымнарның 30%ы ул хуҗалыклар өчен зур стимул. Әлегедәй мөмкинлекне вакытында файдаланып калу шарт, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз