Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләче районында паспортлар тапшырылды
Әлеге вакыйга нигезендә яшүсмерләр үзләрен Россия халыклар дуслыгының бер өлеше итеп тоя.
(Теләче, 4 апрель, "Татар-информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләчедән Әмир Фаил улы Хәйруллинга, Марат Илнат улы Мишәеховка һәм Олы Мирәтәк авылыннан Никитин Алексей Валерьевичка “Мин – гражданин” кысаларында паспортлар тапшырылды, дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.
Беренче тапкыр бирелүче төп документны ияләренә “Эшлекле шимбә” киңәшмәсендә мунициаль район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуруллин белән “Яшь гвардия”оешмасының Теләче бүлеге җитәкчесе Рәхим Ихсанов тапшырды. “Мин – гражданин” проектының максаты – әлеге вакыйга нигезендә 14 яшьлек яшүсмерләргә үзләрен Россия халыклар дуслыгының бер өлеше итеп тоярга ярдәм итү, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз