news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләче районында "Нива" автомобиле әйләнеп капланган - фото

Юл һәлакәтендә бер кеше зыян күргән.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген 14 сәгатьтә бердәм диспетчер хезмәтенең "112" номерына Теләче районында юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр килде, дип белдерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Казан-Шәмәрдән автомобиль юлының 75нче чакрымында "Нива" автомобиле кюветка очкан һәм әйләнгән. Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән хатын-кыз төрле җәрәхәтләр белән Теләче Үзәк район хастаханәсенә озатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100