news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районында «Нәүрүз» бәйрәме һәм «Язылучылар көне» үткәрделәр

Күңел ачу белән бергә, бәйрәмне тамаша кылучылар «Теләче» район газетасына да язылды

Теләче районында «Нәүрүз» бәйрәме һәм «Язылучылар көне» үткәрделәр
http://tulachi.ru/

(Теләче, 22 март, «Татар-информ», «Теләче», Алинә Шәмәрданова) Теләче районының Айдар авылында «Теләчеинформ» мәгълүмат үзәге һәм Айдар авыл җирлеге тарафыннан «Нәүрүз» + «Язылучылар көне» дип исемләнгән чара узды.

Махсус кунак — Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов тамашачыларга матур җырларын бүләк итте. Шулай ук башкалабызның «Моң чишмәсе» җыр төркеме, Субаш авылының «Нардуган» керәшен халык ансамбле чыгышлары бәйрәмгә тагы да ямь өстәде. Бу көнне район кешеләре төрле спорт ярышларында көч сынашты, рәхәтләнеп биеде, казанда пешкән үзбәк пылавы, кайнар коймак һәм чәй белән сыйланды.

Шулай ук әлеге чараны тамаша кылучылар 2022 елның икенче яртыеллыгына «Теләче» район газетасына да языла алды. Соңыннан нәкъ тә менә шул көнне язылучылар арасында бүләкләр дә уйнатылды. Иң зур бүләк — биш каз һәм ун чебигә сертификат белән Теләче инкубаторы җитәкчесе Илһам Гаязов тәэмин итте.

Бәйрәмне оештырырга иганәчеләре ЛМПР «Пласт» җәмгыяте җитәкчесе Госман Кәбиров, «Автогазсервис — Т» оешмасы җитәкчесе Алмаз Гайнетдинов, Теләче авылыннан Исмәгыйлевләр гаиләсе ярдәм итте.

«Язылучылар көне» акциясен районда әле беренче генә тапкыр оештырабыз. Әлеге чараның нәтиҗәсе, һичшиксез, бар. Киләчәктә дә мондый бәйгеләр дәвамлы булыр", — диде «Теләчеинформ» мәгълүмат үзәге җитәкчесе Ленар Хуҗин.

Ул «Татмедиа» акционерлек җәмгыяте тарафыннан язылучылар арасында үткәрелгән республикакүләм бәйгедә катнашып, иттарткычка ия булган Мария Кузнецовага бүләк тапшырды.

Бу көнне «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте тарафыннан чыгарылган газета-журналлар, кесә китаплары, календарь, балалар өчен башваткыч, буягычлар да сату оештырылган иде. Аларны да халык яратып алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot