Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләче районында Миннегали Сафин призына унбишенче тапкыр көрәш ярышы узды
Чарада җиңүчеләрне 84 яшьлек Миннегали Сафин үзе тәбрикләде.
(Теләче, 1 ноябрь, “Татар–информ”, “Теләче”, Эльмира Әхмәтҗанова). Баландыш мәктәбендә “ТРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы”, “Хезмәт кызыл байрагы” орденнары иясе Миннегали Сафин призына15нче тапкыр көрәш ярышлары узды. Бу турыда район басмасы яза.
Бәйгенең ачылу тантанасында район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин һәм башка җитәкчеләр катнашты.
Миннегали Сафин призына узган яршыта барлыгы 87 дән артык яшь көрәшче катнашты. Бәйгедә 2003 елда туган һәм аннан кечрәк яшьтәге балалар һәм яшьүсмерләр үзләрен сынады.
Бәйгедә җиңү яулаган укучыларны Миннегали Сафин үзе тәбрикләде. Беренче тапкыр келәмдә бил алышып җиңү яулаган бакча балаларына Баландыш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшин үзенең акчалата шәхси бүләген тапшырды.
Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынга Теләче, икенчегә Баландыш, өченчегә Олы Мәтәскә командасы лаек булды. Җиңүче командага Кубок, призерларга Грамота, истәлек бүләкләре тапшырылды, - диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз