news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районында механизаторлар хезмәтенә өч көн саен нәтиҗә ясалачак

Аларга Рәхмәт хатлары һәм акчалата премия сертификатлары тапшырылачак.

(Теләче, 9 август, “Татар-информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Август башында Теләче районы хакимияте тарафыннан урып-җыю эшләре вакытында нәтиҗәле һәм сыйфатлы хезмәт куйган механизаторларга акчалата премия бирү турында нигезләмә эшләнде. Муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм акчалата премия сертификатлары механизаторларга өч көн саен билгеләнәчәк, дип яза җирле басма.

Акчалата премияләрнең күләме һәм бирү тәртибе түбәндәгечә:

Игеннәрне сугуда эшләүче комбайнчыларга - беренче урынга - 1000 сум, икенче урынга - 800 сум, өченче урынга - 500 сум.

Игеннәрне теземнәргә салуда эшләүче комбайнчыларга - беренче урынга - 1000 сум, икенче урынга - 800 сум.

Җир эшкәртүдә эшләүче механизаторларга - беренче урынга - 1000 сум, икенче урынга - 800 сум.

Хезмәт күрсәткечләре бер төрле булганда, игенче-механизаторларның урып-җыю һәм көзге кыр эшләре башыннан күпме эталон-эш башкаруы исәпкә алына. Өч көн дәвамында иң югары хезмәт күрсәткечләренә ирешеп эшләгән комбайнчыларга һәм механизаторларга Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатын бирү каралган, - диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot