news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районында "Үлемсез полк"та 150 кеше узды

Өлкәннәребезнең дулкыланулары йөзләрендә үк күренде, дип яза җирле газета.

(Теләче, 9 май, "Татар-информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Бөек Ватан сугышы тәмамланып, илебез өстенә тынычлык иңгәнгә 72 ел. Җиңү көнен 72 елдан соң каршыларга ветераннар гына түгел, табигать үзе дә әзерләнде: кичтән яңгыр яуды, иртән исә җылытып, юлларны, сукмакларны яшеллеккә төреп куйды. Табигать үзе дә тантана итте бу көнне, дип яза район газетасы сайты.

9 май көнне район халкы елдагыча бәйрәм митингына җыйналды. Оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләр, балалар, мәртәбәле кунаклар ил өчен яу кырында көрәшкән якташларыбыз истәлегенә чәчәк бәйләмнәре салырга, аларны кабат искә алырга чыктылар. Бәйрәм митингысында 2200 райондашыбыз катнашты. 150 кеше мәйданнан “Үлемсез полк” маршы белән узды. Ә ул көннең иң кадерле кунаклары, билгеле инде, сугыш ветераннары, сугыш чоры балалары иде. Өлкәннәребезнең дулкыланулары йөзләрендә үк күренде.

Татаналы митингны муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов ачып җибәрде. Аннан соң ветераннарны Татарстан юл хуҗалыгы һәм транспорт министры урынбасары Артем Чукин котлады. Шулай ук тантанада Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов та катнашты. Район ветераннар Советы рәисе Мансур Газизов, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны,ветераннарның Айдар авыл җирлеге башлангыч оешмасы җитәкчесе Иван Егоров, яшь буын вәкиле, Теләче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Айзат Бариев тәбрикләү сүзе белән чыкты. Сугышчан җырлар, хәрби биюләр кунакка килгән ветераннарны, сугыш чоры балаларының хәтерен кабат яңартты. Өлкәннәребезнең һәм тантанада катнашучыларның күңелен күрер өчен район мәдәният йорты үзешчәннәре, район Балалар сәнгать мәктәбе каршында эшләп килүче тынлы оркестр зур тырышлык куйды. Соңгылары әлегедәй дәрәҗәле бәйрәмдә тәүге тапкыр чыгыш ясый. Азактан “Җиңү көне” җырын башкарган район мәдәният хезмәткәрләре хоры чыгышы да бик тәэсирле, бәйрәм концертының үзенчәлеге булды.

Сугыш кырында ятып калган, яудан кайткач, туган җирендә башын салганнарны бер минут тынлык белән искә алдык. Тәбрикләүләрдән соң батыр якташларыбызның истәлегенә Мәңгелек ут янындагы һәйкәл-обелискка веноклар салынды. Илгә-көнгә тынычлык, иминлек теләп күгәрченнәр, шарлар зәңгәр күккә күтәрелде, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot