news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районында кош-кортларга гриппка каршы вакцинация үткәрелде

Мал табиблары тарафыннан 24 меңнән артык кош-корт исәпкә алынган.

(Теләче, 29 июль, "Татар-информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов) Моннан бер ай ярым чамасы элек районыбызның Петровск авылында кош гриппы очрагы ачыкланып, карантин игълан ителгән иде. Шушы көннәрдә шәхси хуҗалыкларда кош кизүенә каршы игълан ителгән карантин гамәлдән чыгарылды. Шулай да алга таба да Петровск һәм Алга авыллары куркыныч яный торган зона статусында калачак, дип яза җирле басма. 

Шулай ук әлеге авылларга чагыштырмача якын урнашкан Үзәк, Шармыш, Иске Җөри, Сауш, Карачтау, Ключище, Баландыш, Урта Мишә, Саба районының Мамалай авылы, Субаш, Карабаян, Иске Карабаян, Олы Нырсы, Кече Нырсы, Кече Мирәтәк, Югары Мирәтәк, Олы Мирәтәк авыллары кош-кортлары да ветеринария хезмәткәрләренең даими күзәтүе астында булачак. Карантин чорында мал табиблары тарафыннан әлеге авылларда асралучы кош-кортларга гриппка каршы вакцинация үткәрелде, кошларның саны алынды. Алар тарафыннан өйдән-өйгә йөреп, җәмгысе 24 меңнән артык кош-корт исәпкә алынган.

– Дөрес, бүген-иртәгә иткә суеласы кош-кортларга вакцина ясалмады, шулай ук алар исәпкә дә алынмадылар. Игътибарны күбрәк йомырка салучы тавыкларга, елга- сулыкларда йөрүче каз-үрдәккә бирдек. Авыл халкы арасында төрле фикердәге кешеләр бар. Беркадәре эшебезгә каршылык күрсәтергә тырышты. Әмма күпчелек бу эшнең дәүләткүләм әһәмияткә ия икәнлеген дөрес аңлап, теләктәшлек белдереп, безгә ярдәм итәргә тырышты. Зур рәхмәт аларга. Бу юлы гына түгел, алга таба да, башка профилактик чаралар вакытында, шулай бер-беребезне аңлап эшләсәк иде, – диде район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ирек Нуруллин.

Хәтерләсәгез, республикада кош гриппы эпидемиясе быелның май аенда Лаеш кошчылык фабрикасында башланган иде. Ветеринария хезмәткәрләренең зур тырышлыгы белән биредәге авыру кошлар берничә атна эчендә юк ителделәр. Бу эштә районыбыз ветеринарлары да лаеклы хезмәт куйды. Ул вакытта республикабызның Норлат, Балык Бистәсе, Казанның Дәрвишләр бистәсендәге шәхси хуҗалыкларда кош гриппына каршы карантин игълан ителән иде. Бу районнарда да карантин бетерелде.

– Аларда һәм бездә карантин гамәлдән чыгарылса да, тынычланырга сәбәп юк. Май аендагы кебек, авыру вирусын безгә күчмә кошлар алып кайтырга мөмкин. Мондый хәл тагын кабатланмас дип берәү дә гарантия бирә алмый. Тавык-чебеш, каз-үрдәк сатып алганда да игътибарлы булырга, сатучыдан кош-кортның белешмә – документларын, чыгышы турында мәгълүматлар сорарга кирәк. Сатып алынган кош-кортны урамга чыгармыйча, 10 көн дәвамында карантинда тоту хәерле.Шулай ук кошларны ашату мәсьәләсе дә зур әһәмияткә ия. Лапастагы ризык салынган савытларга чыпчыклар, башка кошлар төшәргә тиеш түгел. Кош-кортка тавык итеннән ясалган колбаса, чи фарш калдыклары ашатмау хәерлерәк, - дип саклык чаралары белән таныштырды газета укучыларыбызны район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ирек Нуруллин, диелә “Теләче” газетасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot