Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләче районында күп балалы гаиләгә истәлекле бүләк тапшырдылар
Баландыш авылында яшәүче Хәйретдиновлар өченче сабыйларын алып кайтты.
(Теләче, 8 июнь, “Татар –информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Теләче районы гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләре, Балаларны яклау көне уңаеннан Баландыш авылында яшәүче Хәйретдиновлар гаиләсен тәбрикләде. Бу көнне Илнар Хәйретдинов ике улы белән тормыш иптәше Алсинәне Теләче бала тудыру йортыннан каршы алды. Гаиләне тулыландырып өченче сабый Әхмәт дөньяга килде дип яза җирле басма.
Район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Әнисә Тимерханова яшь гаиләгә саулык – сәламәтлек теләде. Сабыйларыгыз сезнең, якыннарыгызның куанычы, сөенече булсын дип изге теләкләрен җиткерде. Гаиләгә ТР Президентының Тәбрикләү хатын һәм баланың туу турындагы таныклыгы белән чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк тапшырды диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз