news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Теләче районында җирлектә яшәүче халык белән җитәкчелек очрашулар уздыра

Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов белдергәнчә, Иске Җөри авыл җирлегендә яшәүчеләрнең кооперативларга берләшү мөмкинлеге зур.

(Теләче, 22 декабрь, “Татар - информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов һәм аның урынбасарлары Иске Җөри авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүче эшмәкәрләр, күпләп терлек асраучы тырыш, булдыклы кешеләр белән очрашты. Халык белән очрашу алдыннан ул Иске Җөри авылында унбер мөгезле эре терлек һә биш ат асраучы Илсур Маннанов хуҗалыгында булды, аның хуҗалык итү тәртибе белән танышты. Район башлыгы күргәннәрдән канәгать калуын һәм биредәге чисталыкка-пөхтәлеккә, рационализаторлык алымнарына, кул хезмәтенең мөмкин кадәр аз булуына соклануын белдерде. Азактан: “Илсур кебек булдыклы кешеләр күбрәк булса, авылларыбыз тагын да ныгыячак, үсәчәк”, - диде ул диелә район хәбәрендә.

Бу уңайдан авыл җирлегенең дә мактанырлыгы бар. Чөнки Иске Җөри авыл җирлеге быел республикада терлек санын арттыручы иң актив 27 авыл җирлеге арасына керде. Ә район буенча үткәрелгән рейтингта ул беренче. Шулай да файдаланылмаган резевлар байтак әле.Дөрес, бу бер Җөри авыл җирле ге өчен генә хас күренеш түгел. Бу көнне җөрилеләр болар һәм киләчәктә ничек тормыш итү, көн көрү турында район җитәкчелеге белән “Түгәрәк өстәл” артында, йөзгә-йөз карап, уртага салып сөйләштеләр.

Авыл җирлеге башлыгы Раил Мараков белдергәнчә, Иске Җөри авыл җирлегендә тормыш тотрыклы. Бүген биредә 310 хуҗалыкта 1075 кеше яши. Эш яшендәгеләр саны -598. Шуларның 82се җаваплылыгы чикләнгән “Теләче Агро” ширкәтендә, 93 кеше бюджет сферасында, калганнары төрле эш урыннарында хезмәт куя. Җирлектә эшмәкрләр дә юк түгел. Камил Хәбибрахманов, Гыйният Миннебаев һәм Тәбрис Галимбәковлар шәхси хуҗалыклардан сөт җыю белән шөгыльләнәләр. Соңгысы, фермерлык юнәлешендә, аның да җирбиләүчелек өлкәсендә тәүге адымнарын атлый.Булдыклы һәм тәвәккәл ир-егет Тәбрискә бары уңышлар юлдаш булсын.

Бүген җирлектә шәхси хуҗалыкларда 602 баш мөгезле эре терлек асрала. Шуның 213е савым сыерлары. Җирлектә биш һәм алты сыер асраучы – бер, дүрт сыер асраучы – ике, өч сыер асраучы – егерме, ике сыер асручы – егерме сигез, бе сыер асраучы – җитмеш сигез хуҗалык бар. Сөбханала! Бу биниһая зур байлык, авылның егәре бар дигән сүз. Шулардан егерме биш гаилә район программасы нигезендә бушлай саву аппараты алу бәхетенә ирешкән. Тагын дүр хуҗалык әлегедәй ярдәмне көтә.

Республика Хөкүмәте тарафыннан сыер асраучы шәхси хуҗалыкларга акчалата ярдәм күрсәтү зур этәргеч булып тора. Мәсәлән, 2017 елда Иске Җөри авыл җирлегенә кергән авылларда сыер асраучыларга 624 мең сумлык акчалата ярдәм күрсәтелгән. Моннан тыш, дәүләт ярдәме кәҗә, кош-корт асраучыларга да бирелгән.

2015 елдан башлап, бер тана сатып алганда терлек башына 15 мең сум исәбеннән чыгымнарның беркадәр өлеше кире кайтарыла. Мондый мөмкинлекне Раиф Хәйруллин белән Гөлгенә Зәйнетдинова хуҗалыклар оста файдаланган. Бер үк вакытта республикада республикада ике һәм аннан күбрәк сыер асраучы гаиләләргә ярдәм итү программасы эшләнде. Мондый хуҗалыкларга кече сөт фермалары төәзү өчен өчен бер генә тапкыр бирелә торган дәүләт субсидиясенең күләме 120 мең һәм 200 мең сум тәшкил итә. Ул хуҗалыклар савым сыерларының санын 120 мең алганнары биш башка, ә 200 мең сум алганнары сигез башка җиткерергә тиеш. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителә торган әлегедәй республика программалары белән җөрилеләрне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов таныштырды. Болардан тыш, авыл халкы бердәм, дус булып, кооперативларга берләшкән очракта зур суммаларда дәүләт ярдәменә өмет итә ала. Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов белдергәнчә, Иске Җөри авыл җирлегендә яшәүчеләрнең кооперативларга берләшү мөмкинлеге зур. Чөнки биредә тырыш, эшчән һәм динле, денле халык яши. Кооперативларны җитәкләрлек кешеләр дә бар. Фәкать зур оешканлык һәм мәсьәләне уртага салып сөйләшү генә сорала, диелә район басмасында.

 

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100