news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләче районында инвалид һәм ятим балалар өчен зур бәйрәм чарасы үткәрелде

“Наз” хәйрия фонды бүген 18 район белән хезмәттәшлек итә.

Теләче районында инвалид һәм ятим балалар өчен зур бәйрәм чарасы үткәрелде

(Теләче, 12 август, "Татар-информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Бу көннәрдә Теләче районының Үзәк авылы мәдәният йортында инвалид һәм ятим балалар өчен зур бәйрәм чарасы үткәрелде. Әлеге бәйрәм 1июнь - Халыкара балаларны яклау көнне үткәрелә торган чараларны хәтерләтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Аны “Родник” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлеге белгечләре (җитәкчесе Әдилә Кашапова) һәм Үзәк авылы мәдәният йорты (директоры Кристина Майсурадзе) белән берлектә республика “Наз” хәйрия фонды үткәрде.

Инвалид һәм ятим балаларга, ярдәм мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү өчен Нурания ханым Сәйфетдинова тарафыннан оештырылган әлеге фонд 1996 елда бирле эшләп, игелекле гамәлләр кылып килә.

Нурания ханым әйтүенчә, “Наз” хәйрия фонды бүген 18 район белән хезмәттәшлек итә. Баксаң, алар Казанга килә алмаган инвалид һәм ятим балалар, аларның әти-әниләре өчен шундый күркәм бәйрәмнәр оештыра икән. Килү мөмкинлеге булганнарны исә Казанга чакыралар, төрле хәйрия чараларына, театрларга, төрле мәдәни чараларга экскусияләр оештыралар.

Кыскасы, республика “Наз” хәйрия фондын гамәлгә куючы Нурания ханым аның гаиләсе, теләктәшләре мөмкинлектән чыгып, инвалид һәм ятим балаларның күңелләрен күрергә, аларның дөньясын матур бизәкләргә күмәргә тырышалар. Әлеге хәйрия чаралары, гадәттә, Әниләр көне, Яңа ел бәйрәме, 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне, 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне тарафыннан оештырыла икән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100