Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләче районында имам-мөхтәсибне сайладылар
Әлеге җыелышта, имам-хатыйблар белән бергә, район җитәкчелеге, авыл җирлеге башлыклары да катнашты.
(Теләче, 25 май, "Татар-информ", "Теләче", Раил Рәшитов). Теләченең “Ихлас” мәчетендә районның имам-мөхтәсибен сайлау җыелышы булып узды, дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.
Җыелышта мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, ТР Президенты Аппаратыннан Теләче районы буенча куратор Раил Гаффаров, Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов, авыл имамнары, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Бүгенгә кадәр мөхтәсиб булып эшләгән Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев әлеге вазыйфага бердәнбер кандидат иде.
Исмәгыйль хәзрәт 2011 елның апреленнән башлап шушы игелекле хезмәттә. Районда 29 мәчет-мәхәллә эшләп килә. Узып киткән алты елда күп эшләр башкарылган - мәчетләрдә балаларны һәм өлкәннәрне укыту, җәен дини лагерьлар оештыру, балалар өчен төрли дини викториналар үткәрү шуларның кайберләре.
Исмәгыйль хәзрәт үзенең чыгышында башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясады, Ураза гаете, Корбан гаетенең төгәл даталарын хәбәр итте. Куанычлы күренеш - Теләче районыннан Хаҗ гамәлләрен кылыр өчен Мәккәгә быел берьюлы 13 кеше юлга чыгарга ниятли. Узган елларда иң күбе берьюлы 7 кешенең хаҗга китүе моңарчы район рекорды булып торган.
“Минем өчен Теләче ягы күңелгә якын, - дип башлады сүзен Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, - чөнки “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укыганда, 1997 һәм 1998 елларда Олы Тиләҗе авылында практикага кайту насыйп булган иде. Исмәгыйль хәзрәтне яхшы беләбез, хөрмәт итәбез. Мөфти хәзрәтләре нәкъ менә аны Теләче районына имам-мөхтәсиблеккә кандидат дип тәкъдим итте. Шулай ук күптән түгел Казанда узган Татарстан Диния нәзарәтенең пленумында Исмәгыйль хәзрәт 6 район буенча (Арча, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче һәм Әтнә районнары буенча) Татарстанның Төньяк төбәге казые булып та сайланды. Элек ул эшне Җәлил хәзрәт Фазлыев башкара иде”.
Район башлыгы Илдус Зарипов авылларның төзек, зиратларның чиста булуы, мәчетләрнең эшләп торуы турында әйтеп узды. “Район үсә, яңа эш урыннары барлыкка килә, кечкенә генә районда "Боз сарае"на кадәр төзелеп ята икән, бу күп нәрсә турында сөйли. Озакламый Рамазан ае башлана, ай дәвамында районда бик күп ифтарлар үтә, Теләчедә берничә зур районкүләм ифтар оештырырга ниятлибез, Алла боерса. Барыгызны да якынлашып килүче Рамазан ае белән тәбриклим”, - дип төгәлләде сүзен район башлыгы.

Илдус Фатыйх улының чыгышыннан соң сайлау узды, авылларыбыздан килгән имам-хатыйблар бертавыштан Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиевны алдагы 4 елга Теләче районының имам-мөхтәсибе вазыйфасына сайлап куйдылар, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз